|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2023 Дин
Җәмигъ мәчетенең урынын алыштырырга, проектын ук үзгәртергә телиләр?Җәмигъ мәчете тирәсендә бәхәсләр тынмый. Бер ел элек аның кайда төзеләчәге, иң яхшы проектка конкурс уздырылып, җиңүчеләр дә билгеләнгән иде югыйсә. Хәтта Җәмигъ мәчете төзелергә тиешле беренче нигез ташы да салынган иде. Хәзер менә изге йортның урынын алыштырырга җыеналар, алай гына да түгел, проектын ук үзгәртергә телиләр, дигән сүзләр йөри. Бу хакта Татарстанның атказанган архитекторы Айвар Саттаров белән әңгәмәдән өзек: — Конкурста “Ковчег” (Нух пәйгамбәр) проектым җиңеп чыкты. Әмма хәзер проектлар күбәеп китте. Бу бәйгенең нигә үткәрелгәнен дә аңламадым. “Кырлай” паркында мәчеткә нигез ташы салынганда да, кайсы проект буенча төзеләчәге хәл ителмәгән иде. Хәзер урынын да үзгәртергә телиләр.
— Мәчетне су өстендә салу уңышлы фикерме?
— Бу отышсыз фикер дип саныйм. Беренчедән, кыш көне су ката. Нигезгә тәэсир итәргә мөмкин. Икенчедән, Иделдәге су күләме һәрчак үзгәреп тора. Мәчетне су басу куркынычы да бар...
1. Айвар Саттаров үз проекты янында
2. “Цимайло Ляшенко и партнеры” архитектура бюросы проекты
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|