|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2023 Җәмгыять
Күрәзәче Александр Шепс Белорет халкын шаккатырган"Битва экстрасенсов" тапшыруы Буганак авылына бер куркыныч хәлне тикшерергә килгән. Күрәзәче Александр Шепс Башкортстанга серле үлемнәрнең сәбәбен ачыкларга килгән. Бу хакта ТНТ каналында барган экстрасенслар программасының яңа чыгарылышында билгеле булды. Башта сихерче, әгәр аны бу авылда унлап хатын-кыз каршы алса, димәк тол хатыннар авылына килүе белән бәйле булырга мөмкин, дип шаярткан. Ләкин берничә минуттан Александр Шепсның йөзе үзгәрә, җитдиләнә. Үзе әйтүенчә, аның белән "теге" дөньядан элемтәгә кергәннәр. 1994 елда һәлак булган ир-атның җаны бу дөньяда йөри, исән кешеләргә бу сәер хәлне аңлатырга тырышып, төрле билгеләр җибәрә.
Бервакыт бу авылда бер хатын-кыз чак исән кала. Моны могҗиза дип тә әйтергә мөмкин. Аны явыз көчләр үтерә язган. Әмма якыннары, дуслары аның сүзләренә ышанмаган. Әле Александр Шепсның бу хәлнең ничек булганың бәйнә-бәйнә сөйләгәч, хатын-кыз күз яшьләрен тыя алмыйча елый, чөнки бу куркыныч хәл аңа әле дә тынгылык бирми. Бигрәк тә якыннарының аңа ышанмавы авыр.
Экстрасенс Белорет районындагы Буганак авылының серен беренче булып чишәргә керешә. Монда ир-атлар үз-үләренә кул салалар икән. Сихерче авылда булган хәлләрнең сәбәбен "Йәһүд каһәре" дип атый һәм шуңа күрә кешеләр аңлашылмаган сәбәпләр аркасында үз теләкләре белән бу якты дөньядан китә баралар. Экстрасенс аңлатканча, бары тик "нулевой" пациент, ягъни бу хәлне башлап җибәргән кеше табылса гына, авыл халкын шулай бер-бер артлы үлүдән саклап калырга мөмкин булачак.
Буганакта башта 14 яшьлек, аннан 30 һәм 38 яшьлек егетләре һәлак булганнан соң, авыл халкы сәерсенеп, экстрасенсларга мөрәҗәгать иткән.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|