поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
19.06.2023 Язмыш

"Ярты көн әнине уятырга тырыштым. Аннан гына үлгәнен аңлаганмын..."

Кечкенә бала белән мавыгып, яныма килеп баскан олы яшьтәге апаны күрми дә калганмын. Пөхтә киенгән, кечкенә генә буйлы, кулына иске генә сумка аскан әби минем белән шулай сүз башлады.

– Борчылмагыз апа, хәзер килеп җитә. Ун минут саен йөри ул моннан, – дим апага. Инде атна буе поликлиникага бала белән массажга йөреп, трамвай расписаниесен өйрәнеп беткән идем. 
 
– Мондагы кибеттә рәтле әйбер юк. Ипиләре дә иске була. Шуңа да трамвай белән теге баштагы кибетләрне әйләнеп кайтам, – дип сүзен дәвам итте ул. 
 
– Балаларыгыз белән тормыйсызмы әллә?
 
– Бер кызым белән бер улым Яшел Үзәндә яши. Ә Машам 20 яшендә, үпкәсенә салкын тиеп үлде. Ике тапкыр кияүгә чыктым. Ирләремнең дә икесен дә җирләдем. Үзем генә торам шул кызым. Яшьләр белән тора да алмыйм, торасым да килми. Аларның үз тормышы. Үз гомеремдә мин бик күп нәрсә күрдем. Әтине сугышка алдылар. Аның үлгән хәбәре килгәннең икенче көнендә әнисез калдым. Йокларга яткан җиреннән уянмады. Иртән: “Әни тор, иртә җитте бит инде”, – дип уятым маташканымны хәтерлим. Ә әни уянмый. Ярты көн шулай әнине “уятырга” тырыштым. Аннан гына үлгәнен аңлаганмын. Әтинең үлгәнен күтәрә алмагандыр инде, бичара. Икенче көнне шулай китеп барды. 
 
Ике балалар йортында яшәдем. Аннан әнинең апасы үзенә алып тәрбияләде. Үпкә чире белән бик озак чирләдем. 20 елдан артык экзема белән авырттым. Берсендә табибтан чыктым да, елыйм инде хастаханә янында. Табиб миңа бер ризыкны да ашарга ярамый дип чыгарды. Суда пешкән ботка, кара ипи генә ашап торырга кушты. Яшь вакытта алай гына ашыйсы килми бит. Бер әби килеп, ник елыйсың, дип сорады. Сөйләп бирдем. Сумкасыннан үләннәр чыгарды да, ничек эчәргә икәнен аңлатты. Шулай эшләдем дә. Төнлә уянып киттем дә, ут кабыздым. Карыйм: тәнем чип-чиста. Икенче көнне табибка бардым. Ничек дәваладыгыз, моны алай тиз бетереп булмый бит, ди табиб. Ходай дәвалады мине, дим. Ышанмый. 
 
Хәзер миңа 84 яшь. Картайган көнемдә үз өемдә, үз көем белән генә яшисем килә, – диде әби. 
 
...Җир шарында нинди генә язмышлар юк. 80 ел булган сугышның кайтавазы хәзер дә “яңгырый”. Әтисе исән булса, бу әбинең дә язмышы башкача булыр иде, бәлки...
Фото: https://ru.freepik.com/
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.06.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»