|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2023 Фаҗига
Тукай районындагы янгында һәлак булган җиденче кешенең мәете табылган, анысы да – балаТатарстанның Тукай районында шәхси йорт янган урында һәлак булган җиденче кешенең мәетен тапканнар. Ул – балигъ булмаган бала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Шул рәвешле, Сәет авылындагы янгында һәлак булучылар саны җидегә җитте, шуларның дүртесе – балалар.
«Татар-информ» агентлыгы Сәет авылында янкормалы бер катлы агач йортта янгын чыгуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.
Ачыкланган мәгълүматлар буенча, йортта 8 кеше (шуларның дүртесе – балалар) яшәгән. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, гаилә имин түгел.
Агентлыкка билгеле булганча, янгыннан урамга чыгып котылган балаларның әнисенә – 29 яшь.
--- |
Иң күп укылган
|