|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2023 Сәясәт
Путин балаларга пособиеләрне яңача түләргә кушты
Президент Владимир Путинның Петербург халыкара икътисади форумында (ПМЭФ) чыгыш ясаганда биргән йөкләмәләрен исәпкә алып, Россиядә балалар пособиеләрен түләү кагыйдәләре үзгәрәчәк. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте искәртә. Мәсәлән, 1,5 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү өчен иминият пособиесе әни кеше (яки башка алучы) эшкә чыкканнан соң да түләнәчәк. Хәзер бу кагыйдә гамәлдә түгел - түләүләр ата яки аналар эшкә чыкканнан соң ук туктатыла.
Моннан тыш, инвалид баланы карау буенча пособие хәзер эшләмәгән һәм аны караган ата-аналарга түләнә. Путин тәкъдим иткән үзгәрешләрне исәпкә алып, хәзер пособиене ата-аналар өлешчә мәшгульлек форматында эшли башласа да түлиячәкләр, дип яза Татар-информ.
Бердәм пособиене гаилә керемнәренә дә, билгеләнгән чор дәвамында аның үсешенә дә карамастан түләү дәвам ителәчәк.
Путин үз чыгышында социаль ярдәм чаралары гаиләләрнең керемнәрен арттыруга комачауларга тиеш булмавын әйтте. Ул халыкка эш эзләү өчен стимулны сакларга чакырды, шул исәптән, югары хезмәт хакы түли торган урыннар эзләүне дә.
Фото: Кремлин.ру
--- |
Иң күп укылган
|