поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.06.2023 Шоу-бизнес

Зәринә Хәсәншина: "Әнинең шалтыратуын зарыгып көтәм, ә бу юлы шалтыратмаса гына ярар иде дип теләдем"

Зәринә Хәсәншина – Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы кызы. Беренче карашка тыйнак, оялчан булып тоелган Зәринә – сүзендә тора белгән, максатчан, тырыш кыз.

– Зәринә, һәр гаиләнең үз тәрбияләү кагыйдәләре бар. Сезне ничек үстерделәр?
 
– Әнием – башлангыч сыйныф укытучысы, әтием – хисапчы-икътисадчы. Без гаиләдә икәү, бертуган энем бар. Рәзил миннән сигез яшькә кечерәк, аңа – 20 яшь, КХТИда икенче курсны тәмамлады. Икебез дә эшлибез, әти-әнидән акча алмыйбыз, киресенчә, аларга үзебез ярдәм итәргә тырышабыз. Әти-әни безне бердәм итеп үстерде, бездә туганлык хисе көчле. Рәзил белән бер-беребез өчен янып торабыз. Аңа 7 яшь тулган көнне мәңге онытмыйм. Ул көнне Казанга киттем һәм мәшәкать белән онытылып, Рәзилне туган көне белән котларга оныттым. Моның өчен әти шалтыратып елый-елый тиргәде. “Ул бит синең бер бөртегең, ничек инде котламыйсың?” – дигән сүзләре әле күңелдә, шуны искә алган саен күңелем тула.
 
– Әби-бабай тәрбиясе эләктеме сиңа?
 
– Кызганыч, бабайларны күрә алмадым, алар иртә мәрхүм булган. Ә менә әбиләремне хәтерлим. Әнинең әнисен “яшь әби”, әтинең әнисен “матур әби” дип йөрттем. Миңа карап башка оныклар да шулай эндәште. Ике әбием дә бер авылда яшәде. Сүз уңаеннан, әти белән әни бер бала тудыру йортында, бер кушеткада туган һәм бер сыйныфта укыганнар. Аермалары – 10 көн. Икесенең дә әнисе Шәмсия исемле. Яшь әби матур әбигә: “Менә, сиңа килен алып кайтам”, – дигән һәм күрәсең, сүзе Аллаһының “Амин” дигән чагына туры килгән. Үземне әбиләр белән үстем дип әйтә алмыйм, әмма бик еш кунакка йөрдем. Икесе дә – Ак әби, биш вакыт намаз укыды. Әтинең әнисе 94 яшендә китте, ул – берничә баласын җирләгән сабыр ана. Әнинең әнисе өч ел элек Гает көнне кинәт китеп барды. Әби мәрхүм булганда, мин Оренбургта гастрольдә идем. Әни әбинең хәле начарлануын шалтыратып әйтте, шунда ук куркып куйдым. Башка вакытта әнинең шалтыратуын зарыгып көтәм, ә бу юлы шалтыратмаса гына ярар иде дип теләдем. Шомлы хәбәр алудан курыктым. Кызганыч, концерт барганда, әни әбинең үлгәнен хәбәр итте. Өйгә төнлә кайтып җиттем. Юл буе Исламия апа Мәхмүтова башкаруындагы “Кыр казлары артыннан” җырын тыңлап кайттым. Әби ул җырны бик ярата иде...
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 17.06.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»