поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.04.2011 Җәмгыять

Аста – шыгырдый, өстә – дыбырдый

Унике катлы, бер подъездында 45 фатиры булган йортка күченеп килеп яши башлавыбызга тиздән егерме ел тула. Йортта өч подъезд, димәк, җәмгысы 135 фатир. Өчәр бүлмәле фатирларда тулай торак рәвешендә көн күрүче гаиләләрне дә исәпләсәң, уртак йортыбызда шактый кеше яши.

Бу йортка кечкенә генә авыл “кереп утырган”. Әллә нинди зур авылда да кешеләр бер-берләрен белеп, танып, ничек яшәвен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен, хәтта кемнең нинди холыклы икәнен дә аңлап яшиләр. Ә монда бик кызыксынучан булсаң да, хәтта үз подъезддашларыңның да кем икәнлекләрен, ничек яшәүләрен белмисең. Мин, мәсәлән, подъездыбыздагы җиде фатирда яшәүчеләрне беләм, бишесендә торучылары белән гел күрешәбез, хәл-әхвәл белешәбез. Элекке кебек аралашучан, эчкерсез кешеләр бик аз хәзер. Үзләре генә түгел, күңелләре дә җиде кат йозакка бикләнгән.

 

Шөкер, килеп урнашканнан бирле янәшә һәм каршы күршеләр белән аралашып, дустанә яшибез. Чуваш, урыс, татар – нинди милләттән булуларына карамастан, “аһ” итеп торалар. Йорт күп катлы булгач, әле бит өстәге һәм астагы күршеләр дә бар. Менә аларыннан уңмадык. Өстәге кат – “тулай торак” – өч бүлмәдә өч гаилә (кайвакыт унар гаилә) яшәде. Фатирның төп хуҗалары үзара тату яши алмаганга (талашу гына түгел, егылышып-тәгәрәшеп төннәр буе сугышалар иде), үзләре бүтән җиргә күченеп китеп, торакларына фатирчылар керттеләр. Базарда сату итүчеләр, студентлар, шәһәргә вакытлыча эшкә килүчеләр, хәтта башка шәһәрләрдән килеп, тәннәрен сатып йөрүче хатын-кызларга кадәр шул фатирда сыену урыны тапты. Шау-шу, ызгыш-талаш, су басу, ут чыгу – өске катта чыккан афәт безгә икеләтә хәсрәт китерә иде. Ул фатирдагыларның безгә китергән зыянын санап бетерерлек түгел. Бүлмәләребезне ремонтлап өлгерергә дә җитешмибез, чөнки моңа акча җиткерә торган да түгел иде. Хәер, күпләр зыян күрде безнең өстәге күршеләрдән. Ниһаять, хуҗалары өч бүлмәле ул фатирны ике гаиләгә сатып, анда яңа хуҗалар килгәч һәм йортка тулысынча капиталь ремонт ясалгач кына әлеге афәтләрдән котылдык. Тик яңа күршеләребез дә тынгысыз булып чыкты. Бүлмәләрнең берсен сатып алган егет музыканы үлеп ярата икән. Үзе өйдә чакта Чаллының “Күңел” радиосын ачып куя да, безгә дә тәүлек буе “тыңлата”. Радио хезмәткәрләре дә, рәхмәт яугырлары, төннәр буе эшлиләр бит. Ә икенче бүлмәне биләгән яшьләрнең ике балалары да бик көйсез, тәүлек әйләнәсе акырып елыйлар. Әниләре әллә чукрак, әллә артык түзем, бер дә килеп, шул балаларны иркәләп, юатып караганын сизмибез. Балалар шартлаганчы елыйлар-елыйлар да, хәлдән таеп тыналар. Шул сабыйларны үзем менеп, иркәләп туктатырдай булам. Атна азагында әтиләре кайтса, безнең өчен тынычлык тагын бетә: Шаляпин тавышлары бар үзендә, ул сөйләсә, көлсә, бүлмәләр гөрләп, тәрәзәләр зыңлап тора. Сабыйлар бу тавыштан әллә куркып, әллә яратып, шәрран ярып көләләр. Авазлар бераз тынганда, таң алдыннан, без дә йокыга талабыз.

 

Өченче бүлмәне биләгән күрше бөтенләй әкәмәт. Үзе кайдадыр эшләп йөри-йөрүен, тик бер генә дә салмаган көне юк. Сыраны бигрәк ярата. Шуны эчеп, бүртенгәннән бүртенә бара. “Күрше, эчмә шулкадәр, шартлыйсың бит инде”, – дип ничә тапкыр әйтеп карадым: «Яратам, шуннан башка яши алмыйм,– ди. Шул күрше таңга кадәр эчеп, телевизор, радио акыртып утыра. Аннан авып йокыга китә дә, гырлый башлый. Гырлавы ДТ-75 тракторы тавышыннан бер дә ким түгел, подъезд дөбердәп торгандай тоела.

 

Ә аскы каттагы өч бүлмәле фатирда ялгыз ханым яши. Элек җитеп килгән ике кызы бар иде, ачы тавыш чыгарып, төннәр буе шуларны “талый” иде. Кызлары өлгереп тә җитмәс борын чит шәһәргә үк кияүгә китеп бардылар. Әниләреннән шулкадәр бизгәннәр, күрәсең, ун еллап күренгәннәре юк. Әлеге ханым чибәр, таза, машиналы ир-атны ияләштергән иде, аңардан да мәхрүм калды (аны асылынып үлгән диделәр). Элек астагы катта диван шыгырдый-шыгырдый да тына иде, хәзер ханым төннәр буена үзе генә кыштырдый да чыштырдый. Көнне төнгә алыштырды бугай, ниләр генә эшләп бетә торгандыр, Аллаһ белсен.

 

Әле дә шөкер, кыйбла якта күршеләр юк: фатирыбыз почмакта. Хәер, анда да тынычлык юк: йортыбызга терәлеп диярлек трамвай юлы уза. Төнге икегә кадәр трамвай дөпел-дәгәнен тыңлап ятабыз да, иртәнге дүрттә дежур трамвайларның “бии башлаган” тавышларына уянабыз.

 

Төннең теләсә-кайсы вакытында домофон чылтыравы да сискәндереп уята. Беркайда да эшләми, укымый, кая җитте шунда трай тибеп йөрүче үз “күсәгебез” – “Никтудың”ыбыз кайта. Унтугыз яше тулуга карамастан, хәрби комиссариаттан армиягә чакырып, шуңа ник бер кәгазь китерсеннәр?! “Үзең барып күрен, вакытында хезмәт итеп кайт”, – дип әйтеп карыйбыз. “Язга”, – ди, яз үткәч: “Көзгә”, – ди. Менә шулай һаман “китә” ул. Өстен-башын кара, тамагына тәмле ашат, юлына акча бир, мобильнигына түлә, коммуналь хезмәтләргә аның өчен дә түләүне әйткән дә юк инде... Үзең «пичәтләсәң» дә акча җитәсе түгел. Менә шундый күңелле тормышта яшибез без – пенсионер картлар.

 

Чаллы.


Кәрим КАМАЛИЕВ
Татарстан яшьләре
№ 41 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»