|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2023 Фаҗига
"Ат белән беркайчан да олы юлга чыкмый иде. Үлеме йөрткәндер"Чаллы янында 17 яшьлек кыз "КамАЗ" машинасы тәгәрмәчләре астында калып һәлак булган. 10 июньдә, 16.30 сәгатьтә Татарстанның Тукай районы Яңа бистәсендә коточкыч фаҗига килеп чыккан. 17 яшьлек Дарья ат белән йөреп керергә чыгып китә, атка колыны да ияра. Кыз авылга кайткан саен шулай яраткан атына атланып авыл урамнарын әйләнеп керә булган. Ни өчендер бу юлы Дарья атын юлга алып чыккан, үлеме сагалавы булгандыр, күрәсең... Нәкъ шул вакытта юлда КамАЗ йөк машинасы пәйда була. Колын куркып, юлдан читкә таба йөгерә, моны күргән ат та тае артыннан ыргыла. Дарья ат өстеннән юлга егылып төшә һәм йөк машинасы тәгәрмәче астында калып һәлак була. Без Әҗмәкәй авыл җирлегенә шалтыратып, әлеге фаҗига турында сораштык.
Даша Тукай районы Новый бистәсендә яшәгән. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының беренче курсын тәмамлаган, биредә кондитерлык белгечлеген үзләштергән. Кызны Новый бистәсендә белмәгән кеше юк икән. Һәркем белән елмаеп исәнләшә торган була. Авыл балаларын ишәк өстенә утыртып авыл урамнарын әйләндерергә яраткан.
Кыз тәрбиягә алынган бала. 6 яшендә яңа гаиләдә яши башлый. Сабый чагыннан ук ачлык-ялангачлыкны күрергә туры килгән аңа. Әнисе биш яшьлек баланы берүзен калдырып чыгып киткән булган, баланың ачыргаланып елаганын ишетеп, кешеләр полиция чакырткан. Шуңа сәламәтлеге, үсеше буенча да тоткарлыклар була кызның. Яңа әти-әнисе Дашаны төрле табибларга, ял йортларына йөртә. Кыз ачылып китә, әмма аралашу буенча катлаулыклар кала. Әнисе кызга терапия буларак, бик күп җәнлекләр асрый башлый. Дарья көне-төне шулар белән әвәрә килә: этләр, мәчеләр, ишәк...һәм атлар. Аларны бигрәк тә ярата кыз. Атны иярләп озаклап йөреп, авыл тирәсен әйләнеп кайтырга ярата.
Гадәттә, Даша зур юлга чыкмыйча, кыр-басуларны гизеп йөргән. Күрәсең, бу юлы колын белән нидер булгандыр, дигән фикердә Дашаның гаиләсе. КамАЗ руле артында Яңа Сарайлы авылы кешесе булган, ул да әлеге хәлдән шок хәлендә. "Ат көтмәгәндә пәйда булды. Ничә тонналы машинаны туктатып өлгерә алмадым", дигән ул хокук сакчыларына.
Бу факт буенча тикшерү үткәрелә, вакыйганың нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана. Нәтиҗәдә процессуаль карар кабул ителәчәк.
Дашаны 13 июньдә Новый бистәсе зиратында җирләделәр.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|