|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2023 Фаҗига
Арча районында янгын: "Мондый хәлне берәүгә дә күрсәтмәсен!" (ФОТО)Арча районы Шушмабаш авылында янгын чыгып, бер хуҗалыкта йорт-җирсез калганнар. Хуҗаларга матди яктан да, рухи яктан да зур зыян салынган. Әлеге күңелсез хәбәр һәм фотолар социаль челтәрләрдә яшен тизлеге белән таралды. Кадрлардан күренгәнчә, ут бернәрсәне дә аямаган: морҗалар гына утырып калган, бар тирә-юнь кара күмердә. Әлегә зыян күрүчеләр, һәлак булучылар турында төгәл мәгълүмат юк. "Мондый хәлне Раббыбыз берәүгә дә күрсәтмәсен, әмиин йәә Раббым! Дин кардәшебезгә ярдәм итик", - дип чаң сугалар Интернетта. Зур янгыннан каза күрүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сбербанк картасы беркетелгән телефон номеры күрсәтелгән: +7 908 349-57-00 Ринат Мухтарович
Аллаһ ярдәменнән, рәхмәтеннән ташламасын!
--- |
Иң күп укылган
|