поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
12.06.2023 Җәмгыять

«Популяр җырчы килә икән, димәк, Сабан туена барырга була!» Бәйрәм турында уйланулар

Сабантуй – ел саен җәй аенда һәркайсыбыз көтеп алган, татар халкының милли гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә үрелеп барган хезмәт бәйрәме. Элегрәк әлеге бәйрәм язгы кыр эшләренә 2–3 атна кала үткәрелсә, хәзер аны кыр эшләре тәмамлангач оештыралар.

Сабантуй алдыннан күп әзерләнгәннәр: кышкы көннәрдә хатын-кызлар сөлге чиккән, язын егетләр җыр-биюләр белән беррәттән шул бүләкләрне җыйган. Менә быел да әлеге бәйрәмне, һәр елдагыча, халык көтеп ала. Хәзерге вакытта Сабантуй элеккеге кебек үткәреләме, ул заманлашамы, үз асылын, үз гадәтләрен югалта барамы?
 
Елдан-ел Сабантуй үзгәрә, милли бәйрәм түгел, ә шоу-программага әверелә кебек. Хәзер гореф-гадәтләр, уеннар түгел, ә «йолдызлар»ның концерты өстенлек ала. Популяр җырчы килә икән, димәк, Сабан туена барырга була, халыкка шул гына кирәк!
 
Ел саен диярлек Актаныш районы һәм аның авылларының Сабан туйларын карап барам. Районның үзендә үткәрелгән бәйрәмдә кеше күп, төрле җирләрдән кайталар, халык бәйрәмгә дип килә, нәрсәдер көтә, ә әлеге чара берничә сәгатьтә тәмамлана да куя. Шунысы ошамый: бердәмлек юк монда. Бер үк вакытта кайдадыр ат ярышы да, Сабантуй бәйрәменең төп бизәге булып торган милли көрәш тә, әле шулай ук Актанышта соңгы елларда үткәрелеп килә торган «Джип спринт» дигән машиналар ярышы да үтә. Ә халыкның бит барысын да күрәсе килә, әле берсен карап бетермичә икенчесенә йөгерә, ул вакытта инде ярыш та беткән була.
 
Концерт программасына килгәндә, Актанышта популяр җырчылар чакырмыйлар, чөнки районның үзендә дә талантлар җитәрлек. «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзе ни тора бит! Зур-зур җырчылар чакырмау дөресрәктер дә, миңа калса, чөнки әлеге бәйрәмдә гореф-гадәтләргә, милли уеннарга өстенлек бирелергә тиеш, аннары төрле авылларда үзешчән коллективлар да бихисап. Иң мөһиме, бердәмлек булсын, «бәйрәм үткәрелгән» дигән исемлеккә генә керерлек булмасын, миллилек саклансын иде.
 
Кайбер авылларда милли үзаң сакланып килә. Мәсәлән, Меңнәр авылында бер елны түбәтәйләрдән, калфаклардан килү соралган иде. Матур бит, чыннан да, миллилек хөкем сөрде! Бу традиция дәвамлы булсын иде. Карт авылында, һәр елдагыча, бәйрәм кич үткәрелә. Авылның кечкенә генә булуына карамастан, биредә иң күңелле Сабантуй үтә, башка авыллардан да халыкның күп килүе моны дәлилли. Монда килгәч, чыннан да, элеккеге Сабантуйга эләккән кебек: авыл халкының җыр-биюләрендә, уеннарда һәркем катнаша, кыенсынып тормыйлар, бердәмлек бар, шунысы сөендерә.
 
«Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу… Сабантуй турында бөтен дөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә», – дип юкка гына әйтмәгән республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиев. Сабантуй бәйрәме заманага яраклашса да, аның үз асылы, миллилиге югалмасын. Милләтебезне, халкыбызны саклаучы, аны берләштереп торучы бәйрәм бит ул.
 
Камилла Сираева, КФУ студенты
Фото: aktanysh.tatarstan.ru
 
 
 
 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.06.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»