|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2023 Мәдәният
Рәшит Мостафин вафатӘле генә хәбәр иттеләр. Бүген виртуоз баянчы, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин вафат булды. Күренекле музыкант белән хушлашу иртәгә - 12 июнь көнне 9.00 да Мәрҗәни мәчете каршында булачак. Рәшит Мостафинга 77 яшь булган. Татар википедиясе аның турында болай дип яза: Рәшит Шәкүр улы Мостафин (06.01.1946) — музыкант (баянчы), дирижер, композитор, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры җитәкчесе. ТАССР халык артисты (1986).
1946 елның 6 гыйнварында Казанда туган. Балачагы әнисенең туган ягы Балтач районы Сасна авылында уза. Әтисе — сәяси золым корбаны. Әнисе — Сасна авылының беренче тракторчы хатын-кызы, соңрак Казанда газосварщик, паровоз машинисты.
«Баян» классы буенча Казанда музыка мәктәбен (педагог Миңҗамал Мазунова), Ижау музыка укуханәсен (1964), Казан дәүләт мәдәният институтын[1] (1977) тәмамлаган. 1960-1961 елларда Казан музыка укуханәсендә укыган, ләкин «сәләтсез» дигән сылтау белән әлеге уку йортыннан чыгарыла. Удмуртия башкаласында музыка укуханәсен тәмамлап, Казанга кайта, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә Марс Макаров, Нәсих Вилданов, Илдар Җаббаровлар янына дүртенче баянчы булып урнаша.
ДОСААФның Казан аэроклубында очучылык һөнәрен үзләштереп, Красноярск крае Ейск каласында хәрби хезмәтен үти.
"Матбугат.ру" редакциясе Рәшит әфәнденең якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша.
--- |
Иң күп укылган
|