поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.06.2023 Җәмгыять

70 яшьлек студент Илфат Әскәров: «Адәм баласы рәхәткә чыдый алмый бит ул»

Колга башына менеп гармун уйнаучы 70 яшьлек Илфат абыйны газетабызда бер язган идек инде. Ул чакта бер шаккатырса, бу юлы янә гаҗәпләндерде. Узган ел журналистика бүлегенә кереп, быел беренче курсны тәмамлаган. Әле, җитмәсә, массаж ясаучы булыр өчен махсус курсларга язылган. Хыялы – чәчтараш, бизәндерүче һөнәрләренә өйрәнү.

– Россия ислам университетында читтән торып журналистика бүлегендә белем алам. Менә редакциядә хисап эшләренә кул куйдыртып йөрим, – диде Арча районында яшәүче Илфат абый, хәлен белеп шалтыраткач. – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлагач, югары белем аласы килде. Вузда уку теләге 4-5 ел ук уянган иде. Мин бит мәкаләләр, шигырьләр, җырлар да язам. Башта акча ягы бераз куркытты, аннан ковид килеп чыкты. Ниһаять, 69 яшьтә тәвәкәлләдем.
 
– Картаеп беткәч, нигә укып йөрисез димиләрме соң? – дип сорадык аннан.
 
– Әйтә шул. Югары белемем юк иде, бәлкем, дәрәҗәле эшләрдә эшләрмен, дип шаяртам. Биюче булгач, ник шул юлдан гына китмәдең, дип сораучылар да бар. Адәм баласы рәхәткә чыдый алмый бит ул. Михнәт күрсә, көчле була. Мин менә шуны эзләп йөрүчечеләрдән инде, – ди студент.
 
70 яшьлек Илфат абый заманадан калышмаска тырыша. Бер белмәгән интернетның серләренә төшенеп килә. Хәзер менә социаль челтәрдән аралашырга өйрәнә. “Үзем генә ерып чыга торган түгел. Яшьләр аны су урынына эчә. Сабакташларым булыша. Тырышканны күрәләр, укытучылар да начар билге куймый. Хатыным да хуплап тора. Шулай булмаса, шушы яшьтә мондый адымга барыр идем мени?”, – ди ул.
 
Заманында Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган ул. Соңгы вакытта Арча һәм Биектау районында балаларны биергә өйрәткән. Быел Теләче укучыларын баянга өйрәтергә нияте бар. “Музыкаль әсәрләр өйрәнә башладым. Мин бит өч бармак белән генә уйный торган баянчы түгел, дипломым бар”, – ди Илфат абый.
 
Тагын бер шөгыле бар әле аның. Инде 50 елдан артык колгага менү белән мавыга ул. Үзе белән гармунын да алып менә әле. Ә менеп җиткәч, уйнап җибәрә. Аңа маймыл дип кушамат та такканнар.
 
– Казанның Дәрвишләр бистәсендә соңгы ике ел рәттән беренче урын алган идем. Әмма бүләген бирмәделәр. Аягыма сагыз сөрткән идем. Быел барыбер осталыгымны күрсәтәчәкмен. Миңа юкка гына “маймылы” кушаматы такмадылар бит, – ди Илфат абый.
 
Үзе яшерми: 70тә яшьтә егет булып йөрү җиңел түгел. Шуңа күрә ул, күнегүләр ясап, чаңгыларда шуып үзен тәртиптә тотарга тырыша. Иҗатны, тормышны ярату исә яхшы кәеф өсти. Сокланырлык бит!
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.06.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»