|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2023 Җәмгыять
Кемнәр яман шешкә ныграк бирешә?Табиб-онколог Юлия Вахабова medikforum.ru хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, яман шеш авыруларына бирешүчән кешеләрне биш төргә бүлергә мөмкин. Өлкән яшьтәге кешеләр. Табиб әйтүенчә, чир бигрәк тә олы яшьтәгеләрне сагалый. 50 яшьтән соң ир-егетләр һәм хатын-кызларның организмында җенси гормоннарның кимрәк эшләнеп чыгына бәйле үзгәрешләр башлана. Бу исә, ялкынсынулар ихтималын арттырып (ә аларның яман шешкә этәргеч бирүе бар), иммунитетка тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә 50дән узганнарга чирне вакытында ачыклау өчен даими тикшеренеп торырга кирәк.
Тәмәке тартучылар. Тартучыларның үпкәсендә яман шеш барлыкка килү куркынычы тартмаучыларныкы белән чагыштырганда җиде тапкыр артыграк.
Нәселдәнлек. Гадәттә гаиләдә бер үк төрле ракның берничә очрагы кабатлана.
Агу, радиация тәэсиренә дучар булучы кешеләр. Зарарлы производстволарда эшләүчеләргә сулыш органнарын, тән тиресен сакларга, диспансеризацияләр үткәрергә кирәк.
Вируслы инфекция йоктырган кешеләр. Кайбер вируслар: В һәм С гепатиты, шулай ук ВПЧ (кеше папилломасы вирусы), Эпштейн-барр вирусы яман шеш куркынычын көчәйтә.
Фото: фрипик.ком
Автор:Алсу Гәрәева
--- |
Иң күп укылган
|