|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2023 Хәвеф-хәтәр
Баланың аягына кирпеч төшеп, бармагы өзелгәнКичә Түбән Новгород шәһәренең “Новая Кузнечиха” торак комплексында бер подъездның кирпеч стенасы җимерелеп төшкән. Бу вакытта подъезд янында 9 яшьлек бала да булган. Торак комплекста яшәүче бер хатын сөйләвенчә, подъезд тирәсеннән үтеп барганда ул ачырлагаланып кычкырган тавыш ишетә һәм тәүдә ни булганын аңламый. Якынрак килү белән ул шок хәлендәге малайны күреп кала. Аның аягы җәрәхәтләнгән – зур бармагы өзелгән, ә калганнары нык имгәнгән. Узгынчылар ашыгыч ярдәм чакырткан, табиблар килгәнче беренче ярдәм күрсәтер өчен кемдер тиз генә фатирыннан боз һәм перекись алып чыккан. Малайны дәваханәгә алып киткәннәр. Вакыйганың шаһиты сөйләвенчә, кызаганычка каршы, малайның өзелгән бармагын инде коткару мөмкин булмаган.
Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, йортны тышлап торган кирпеч стенаның ышанычсыз булуын алар күптән күреп тора. Идарәче компаниягә кат-кат мөрәҗәгать итүләр файдасыз, ди алар.
Фото:Елена Бугрова коллажы.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|