поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
06.06.2023 Ир белән хатын

"Караватны күргәч, аңладым: хатын миңа хыянәт итә..."

"Хатыным белән яхшы гына яшибез. Ике бала үстерәбез. Әмма беркөн безнең гаиләгә әллә нәрсә булды. Йокы бүлмәсенә кереп, урын җәяргә генә уйлаган идем - караватта әллә нинди йон... Карыйм - кыска, каты йон... Ир-егетнеке икәне аңлашыла... Баштагы чәчкә дә охшамаган... Япманы идәнгә кактым да урын җәеп йокларга яттым. Берничә көннән бу хәл тагын кабатланды. Аннары тагын... Минем инде күңелдә бер шик тә калмады - хатын миңа хыянәт итә!

Инде нишләргә? Сорашып карыйм, бернәрсә дә сөйләми. Бер көнне ул йоклаганда телефонын ачып тикшердем. Бернәрсә дә табылмады. Ә теге йоннар безнең караватта шулай табыла торды. "Әгәр дә берәр кеше тапсаң - аерылышыйк. Мин сине бәйләп тотмыйм", - дип, өйдән куып чыгарырга да тырыштым әле. Бу, елап-елап, миңа хыянәт итмәве турында ант итә.
 
Күңелгә бер шик кергәч, тынычланып буламы соң? Берниичә тапкыр эштән иртәрәк кайтып китеп, көтмәгәндә кайтып кердем. Хатын аш-су бүлмәсендә ашарга әзерләп йөргән, я балалар белән була. Әти-әни авылда яши. Ике тапкыр алар янына кунарга, дип кайтып киттем дә, төнлә кайтып кердем. Карасам, хатын бүлмәдә берүзе тыныч кына йоклап ята.
 
Инде бер көнне ул үзе миңа аерылышырга тәкъдим итте. Сәбәбе - минем чамадан тыш көнчеллек. Аңлыйм, аны да, үземне дә җәфалыйм. Әмма теге йоннар һаман караватта табыла бит!
 
Бер көнне, ниһаять, барысы да ачыкланды. Безнең карават тәрәзә буенда урнашкан. Тәрәзәләргә москит челтәре куйган идек. Хатын яздан башлап тәрәзәләрне ачып йоклый. Бездән бер кат өстә яшәүче хатынның былтыр баласы туды. Ул ир-егетләр парикмахеры булып эшли иде. Хәзер клиентларын өйдә кабул итә башлаган икән. Күптән түгел махсус курслар да тәмамлаган... сакал кыру буенча. Кыскасы, ул хәзер ир-егетләрнең чәчен генә кисми, ә сакал-мыекка да матур форма бирә икән.
 
Ниһаять, хәзер тынычландым. Аңлыйм, бу хәл кемгәдер көлке булыр, ләкин күңелгә шик бер керсә, тынычланып булмый икән ул".
 
Әлеген хәлне сөйләүче исемен күрсәтмәүне үтенде. Гаилә тормышында ниләр генә булмый шул.
Фото: фрипик.ком
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.06.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»