поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
05.06.2023 Мәдәният

Яшьләр телендә сөйләшү. «Хәтерлибез һәм горурланыбыз» фильмын кемгә карарга кирәк?

Фильмнарның тәрбияви функциясе турында оныттык кебек. Режиссер Илдар Матуров әнә шундый фикердә. Шуңа һәм яшь буынның геройларыбыз турында берни белмәвенә борчылып, патриотик рухтагы фильм төшергән ул. «Мәдәни инициативалар буенча Президент фонды» белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә төшерелгән кинокартина нәрсә турында?

:: Илдар әфәнде, әлеге фильм «Безнең тарих – безнең горурлык» проекты кысасында төшерелгән. Аның турында сөйләгез әле. Әлеге проект нидән гыйбарәт?
 
– Ул өч этаптан тора. Беренчесе – «Хәтерлибез һәм горурланабыз» («Помним и гордимся») документаль фильмын төшерү, икенчесе – әлеге фильмны белем бирү оешмаларында, аерым алганда, мәктәпләрдә күрсәтү. Ахырдан исә шушы кинокартина буенча тест-сораштыру уздырып, нәтиҗәләр чыгару да планлаштырыла. Мондый сораштыруларны берничә мәктәптә уздырырга өлгердек инде.
 
:: Укучыларга ошыймы соң?
 
– Караганнары бик ошата. Аеруча скринлайф ысулын кулланып төшергән өлешләре ошый аларга. Дөресен әйткәндә, без алдан ук җитди, әһәмиятле темага караган фильмны яшьләргә аңлаешлы телдә һәм аларга ошый торган ысуллар файдаланып төшерүне максат итеп куйган идек. Һәм бу максатка ирештек кебек. Очрашу тәмамлангач, яныма килеп, сораулар бирүчеләр дә булды. Ә бу – соңгы арада бик сирәк күренеш.
 
::  Бу заманча ысулга бераздан әйләнеп кайтырбыз. Гомумән, патриотик фильм төшерү теләге кайчан һәм ничек барлыкка килде?
 
– Бик очраклы булды ул. Улымның компьютерда уйнап утырганына игътибар иттем. Бөек Ватан сугышы турындагы уен иде. Ә анда СССР турында хәтта телгә дә алынмый. Бу миңа, билгеле, ошамады. Һәм мин уйлана башладым: безнең балалар тарихны нәкъ менә шушы компьютер уеннары, комикслар ише чыганаклар аша өйрәнә бит. Күпчелек очракта, алар тарихи дөреслеккә туры килми. Балалар геройларыбыз турында берни белмичә үсә. Мин әкрен-әкрен улыма һәм аның иптәшләренә очучылар, Советлар Союзы геройлары Николай Столяров, Мәгубә Сыртланова турында сөйли башладым. Аларның кызыксынып тыңлауларын күргәч, ни дә булса эшләргә кирәк, дип уйладым.
 
:: Аңлавымча, фильмның сюжеты да шушы вакыйгаларга нигезләнгән.
 
– Әйе. Николай Столяров һәм Мәгубә Сыртланова турындагы хикәятләр сюжет сызыгының фоны булып тора. Бүген без ватанпәрвәрлек турында бик еш сөйләшәбез, әмма үрнәк алырдай геройларыбызны балалар белми дә үсә. Нәкъ
 
менә аларның образлары аша балалар күңелендә яхшыга, камиллеккә омтылыш тәрбияләп була. Гомумән, патриотизм тарихи хәтер аша формалаша, дигән фикердә мин. Әгәр кеше үз тарихы белән горурлана икән, аны чын патриот дип атарга була.
 
Янә кино өлкәсенә әйләнеп кайтсак, бүген без фильмнарның тәрбияви функциясе турында оныттык кебек. Ә бит визуаль сәнгать, визуаль образлар – яшь буын өчен иң кулай һәм отышлы тәрбия чаралары. Без бит үзебез дә – геройлар, сугыш турында кино карап үскән буын. Ләкин без яратып караган фильмнар, дөресрәге, андагы алымнар бүгенге яшьләр өчен кызык түгел.
 
«Хәтерлибез һәм горурланабыз» фильмында төп рольләрне «Z буыны» вәкилләре, ягъни мәктәп укучылары үзләре үк башкара. Төшерү процессы да күбесенчә мәктәптә узды. Шактый катлаулы булды ул, шуңа да безгә ярдәм иткән Татарстан Мәгариф министрлыгына, Казанның Мәгариф идарәсенә рәхмәтле без.
 
:: Фильмны төшергән вакытта балаларның үзләре белән киңәшләштегезме?
 
– Әйе, без махсус фокус-төркемнәр җыйдык, укытучылар һәм белгечләр белән киңәшләштек.
 
:: Алда әйтелгән заманча ысуллар турында да сөйләсәгез иде.
 
– Фильмны төшергән вакытта, аны нәкъ менә 11–17 яшьлек үсмерләргә кызыклы итү турында уйландык. Аларга хәзер кадр артындагы текстка, озын-озак эпизодларга корылган фильмнар бөтенләй кызык түгел. «ТикТок» буынына динамика, шәп визуал, тизлек кирәк. Без моны исәпкә алырга тырыштык. Һәм шулай ук чагыштырмача яңа ысул – скринлайф кулландык. Ул фильмда телефон экраны яки компьютер мониторында барган «вакыйга»ларны күрсәтүдән гыйбарәт. Алай гына да түгел, кешенең виртуаль дөньяда үзен ничек тотуын күрсәтеп, аның холык-фигылен дә ачарга була. Балаларыбызның гына түгел, безнең дә бар тормышыбыз шул экраннарга бәйле бит хәзер. Шуңа да без мондый алым отышлы булыр дип уйладык.
 
Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.06.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»