поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.04.2011 Дин

Коръән укыгач күңелләр нечкәрә, җаннар киңәя

Самараның үзәк өлешендә, хәзерге Алексей Толстой урамындагы (элеккеге Казанский урамы) 61 йортта урнашкан Тарихи мәчетебезнең озак еллар үткәннән соң кабат дин кардәшләребезгә кайтарылуы һәм биредә зур төзекләндерү эшләре алып барылуы турында күп милләттәшләребез ишетеп тә, күреп тә беләләрдер инде. Без дә “Бердәмлек”тә берничә тапкыр халкыбызга кайтарылган бу мәчет турында тәфсилләп язып чыккан идек.

Быел шушы тарихи бинаның төзелүенә 120 ел тула икән. Ә бу вакыйганы дин кардәшләребез сентябрь аенда тантаналы төстә билгеләп үтәргә җыеналар.

 

Мәчетнең күп өлеше, шул исәптән, икенче катындагы зур намаз укый торган гыйбадәт залы инде төзекләндерелгән. Тиздән мәчет өстендә ярымайлы манара да күтәреләчәк.

 

Бу тарихи бина самаралыларга егерменче гасыр башында имам-хатыйб булып эшләгән һәм Россиядәге бердәнбер “Икътисад” (“Экономика”) журналының нәшере һәм мөхәррире булган, Самараның ул замандагы танылган шәхесләренең берсе - Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазин белән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның очрашкан урыны буларак та якын. Ә 21 апрельдә бөек шагыйрьның тууына 125 ел тула һәм быелгы ел төрки дөньясында Тукай елы буларак билгеләнеп үтәчәк бит.

 

Шушы көннәрдә генә Самара төбәгенең танылган эшкуары, “Розалина” татар кафесы хуҗабикәсе Разия Азимҗан кызы Әюпова һәм аның туганнары бергәләшеп шушы Тарихи мәчеттә вафат булган әби-бабалары, ата-аналары һәм башка якыннары рухына багышланган Коръән мәҗлесе уздырдылар. Бу мәҗлескә Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин һәм Асия абыстай да килгәннәр иде. Вагыйз хәзрәт әрвахларга Коръән аятьләре укып, дога кылганда Мөхәммәтфатыйх Мортазин һәм Габдулла Тукай исемнәрен дә искә алды:

 

- Тукаебызның 1912 елның язында шушы мәчеттә булып, Мөхәммәтфатыйх хәзрәт белән очрашуы турында истәлекле такта куярга җыенабыз. Бу гамәлне сөекле шагыйребезнең 125 еллыгына башкарып өлгермәсәк тә, мәчетнең юбилеена, һичшиксез, эшләрбез, - диде ул.

 

Разия ханым мәҗлеснең ахырында бөек шагыйрьнең “Коръән укысам” дигән шигырен укыды.

“Нечкәрә күңелем, Коръән алып укысам,

Җаным киңәя, Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм.

Рухым ләззәтләнә, кинәнә”

 

Мәҗлестә Коръән аятьләрен тыңлагач, һәркемнең күңеле чыннан да нечкәреп, җаны киңәеп киткәндер. Бу догалар бөтен мәрхүмнәребезгә дә, шул исәптән Габдулла Тукай кебек милләтебез улларына да барып җитсәләр иде.

 

 

 

 

Тарихи мәчеттә үткәрелгән Коръән мәҗлесендә (сулдан уңга) Разия ӘЮПОВА, Асия абыстай, Наилә САЛКИНА, Вагыйз хәзрәт ЯРУЛЛИН, Җәүдәт ТИМЕРБУЛАТОВ, Фәрит ӘЮПОВ.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»