поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
30.05.2023 Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең туган көнендә җырчының кызына васыять укыган ВИДЕОсы таралды

Бүген Хәния Фәрхинең туган көне. Җырчыга 63 яшь тулган булыр иде. Интернетта аның кызына васыять укыган видеосы таралды. Әлеге кадрлар белән Татар-информ уртаклаша.

– Балаларыбыз тәүфыйклы булсын, безгә оныклар алып кайтсыннар. Балаларым минем, йөрәк парәләрем, – дип әйтә җырчы һәм шигырь укый:
 
Яңа йортка аяк бастың, кызым,
 
Һәрбер йортның үз кануны.
 
Аларча бул, нидер ошамаса,
 
Кара бары дәшми калуны.
 
Яңа йортка аяк бастың, кызым.
 
Ирең өчен яхшы хатын бул,
 
Өйдәгеләр өчен йомшак бул син,
 
Гайбәт сүзләр кертмә, каты бул.
 
Яңа йортка аяк бастың, кызым,
 
Син баш булма, ирең баш булсын,
 
Ирең сүзе һәрчак өстен булсын,
 
Өстәлләрдә һәрчак кайнар аш булсын.
 
Яңа йортка аяк бастың, кызым,
 
Син кояш бул, йөзең шат булсын,
 
Күзкәйләрең һәрчак шатлык булсын,
 
Сүзкәйләрең һәрчак татлы булсын,
 
Өскәйләрең һәрчак пакь булсын.
 
Яңа йортка аяк бастың, кызым,
 
Кайнанаңа «әнкәй» дип дәш.
 
Синең өчен ул шундый ул үстергән,
 
Киңәшләрен тыңла, син бит яшь.
 
Яңа йортка аяк бастың, кызым…
 
Үпкәләүне белмә, көлеп тор.
 
Ирең эшкә китсә, озатып кал,
 
Тәмле табын белән көтеп тор.
 
Яңа йортка аяк бастың, кызым...
 
Сау бул, кызым, безне онытма!
 
Көтәм синең хакта яхшы сүзләр
 
Һәм матурдан-матур оныклар.
 
Васыятен укыгач, Хәния Фәрхи кызына багышлап җыр җырлый.
 
Биктаһирова Хәния Фәрхислам кызы 1960 елның 30 маенда Башкортстанның Тәтешле районы Салаюа авылында туа, 2017 елның 27 июлендә туган авылында ялда булганда вафат булды.
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.05.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»