поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
29.05.2023 Җәмгыять

Июньнән нинди үзгәрешләр көтелә?

* Автомобильләргә яңа таләпләр куела. 1 июньнән Россиядә барлык машиналар «Евро-2»дән ким булмаган экологик стандартка туры китереп җитештерелергә тиеш. 1 ноябрьдән исә «авто»ны АБС (тормозга басканда, көпчәкнең әйләнмәвен булдырмый) белән тәэмин итү мәҗбүри шартка әйләнәчәк.

Моннан тыш ЮХИДИ хезмәткәрләре җиңел машиналарда «ЭРА ГЛОНАСС» – оператив хезмәтләрне чакыру җайланмасының булу-булмавын тикшерәчәк. Автомобиль мондый җиһаз белән тәэмин ителмәгән очракта, йөртүче аны мөстәкыйль урнаштырырга тиеш булачак. Юкса 50 мең сумга кадәр штраф салу күздә тотылган. Шулай ук быел 1 июньнән 2024 елның 1 февраленә кадәр дустанә илләрдән Россиягә гадиләштерелгән тәртиптә машина кертү тыела.
 
* Тешләрне ГОСТ буенча чистарта башлаячакбыз. Теш щеткасы сыйфатына карата яңа ГОСТ гамәлгә кертелә. Моннан 30 ел чамасы элек эшләнгән ГОСТны алыштырачак ул. Яңа таләпләр, аерым алганда, щетка кылларының туп-туры, тип-тигез булуын,  балалар өчен кыл биеклегенең – 8–13, зурлар өчен 9–15 миллиметрдан артмавын күздә тота.
 
* Ана капиталыннан түләүләрне күчерү көне үзгәрә. Өч яшькә кадәрге балага айлык түләү, июньнән башлап, һәр айның бишенче числосында күчереләчәк. Моңа кадәр акча айның егермеләрендә килгән. Акча түләү графигы автомат рәвештә үзгәрә. Ягъни моның өчен Социаль фондка гариза язып тапшыру таләп ителми.
 
* 29 июньнән үзмәшгульләргә товар билгеләрен теркәү мөмкинлеге ачыла. Моңарчы бу хокукка оешмалар яки хосусый эшмәкәрләр генә ия булган. Шулай итеп, хәзер үзмәшгульләр дә шәхси брендларын үстерә алачак. Сүз уңаеннан, «Роспатент»та 760 меңгә якын товар билгесе бар.
 
* Медицина-социаль экспертизаны, мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән файдаланып, интернет аша гына да узып булачак. Медицина-социаль экспертиза бюросы карарына риза булмыйча, югарыгы оешмаларга шикаять юлларга теләүчеләр экспертизаны шул рәвешле кабат узарга мөмкин.
 
* 1 июньнән шикәр бәясен «йөгәнләп» тору вакыты чыга. Аның бәясе узган елда Министрлар Кабинеты карары белән «катырылды». Күпләп сату бәясе бер килосы өчен – 36 сумнан, ваклап сату бәясе 45 сумнан артмаска тиеш иде.
 
* Җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау башлана. Аерым алганда, биредә сүз спорт киеме, пиджак, чалбар, блузка, күлмәк, пәлтә, куртка, ясалма мехтан тегелгән кием-салым турында бара.
 
* Вейплар кибетләрдә генә сатыла башлаячак. Алар белән ярминкә, күргәзмә кебек урыннарда, шулай ук интернет, автомат аша сәүдә итү тыела. Кибетләрдә дә электрон тәмәкене ябык киштәләрдән генә сатачаклар.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
 
 
 
 
 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.05.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»