поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.05.2023 Дин

“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?”

Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

–    Мәҗлесләрдә сүрәләрне укыганда, аларны Коръәндә килгән тәртип буенча укырга кирәкме? Яттан укыган вакытта да шул тәртип сакланырга тиешме?
–    Коръән сүрәләренең китапта килгән тәртип белән укырга тырышырга кирәк. Иң элек Коръәндә сез белгән кайсы сүрә алдан килә, шуны укыгыз. Бу намаз эчендә укыла торган сүрәләргә дә кагыла. Болай итеп уку күркәмрәк санала. 

–    Һәвел намазы ул нинди намаз? 
–    Һәвел намазы турында “Гыйбадәте Исламия” китабында искә алына. Берәр кешенең вафат булганын ишеткән көнне ахшамнан соң мәчеттә укыла торган ике рәкәгатьле нәфел намазы. Һәм ул намазның савабы шул мәет рухына багышлана. Күп кенә галимнәр, намазның савабын мәеткә багышлау рөхсәт ителә, дисә дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән намазны шул рәвешле уку килмәгән. Шуңа күрә Шиһабетдин Мәрҗани үзенең китабында бу намазны мәчеттә укуны тәнкыйтьләп чыга. Әмма савабын мәеткә багышлап намаз укырга теләүче аны өендә укый ала, дип рөхсәт итә. 

–    Өйлә намазы казага калгач, аны икенде белән ахшам арасында укырга ярамый, имеш. 
–    Киресенчә, икендене укыганчы, аның вакыты чыкмаган булса, башта өйләне укырга кирәк, чөнки безнең мәзхәбтә намаз тәртибен саклау ваҗиб булып тора. Әгәр дә икенде вакыты чыгарга күп калмаган булса, икендене, аннан соң казага калган өйләне укыйсың. 

–    Ни өчен иртәнге һәм өйлә намазында башта сөннәтне, аннары фарызны укыйбыз. Ә ахшам белән ястүдә башта фарыз намаз?
–    Моның хикмәтен Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Тик шуны да әйтергә кирәк, иртәнге намаздан соң сөннәт, нәфел намазларны уку тыела. Икенде намазында даими сөннәт булмаса да, аның алдыннан ике яки дүрт рәкәгать нәфел намазы укып кую хуплана. Икендедән соң инде укылмый. Калган намазларда фарызны ашыктыру мөһим, кояш баюга ук ахшамны укырга кирәк. Шуның өчен аның алдыннан сөннәт юк. Башта фарыз, аннары сөннәт укыла. Ястүдә аерым хөкем юк, Пәйгамбәребез, һәрбер азан белән камәт арасында намаз бар, дип әйтте. Шуңа ике рәкәгать нәфел намазын укый ала.  
 
–    Нәфел уразасын ничек дөрес ниятләргә?
–    Гомуми рәвештә, йа Раббым, синең ризалыгың өчен ният кылдым нәфел уразасын тотарга, дисең. Дүшәмбе яки пәнҗешәмбе көнне тотканда, дүшәмбе йә пәнҗешәмбе уразасына дип ниятлисең. 
 
–    Төштә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне күрү өчен махсус дога укыйлар. Аны күрергә теләүнең ниндидер максаты бармы?
–    Пәйгамбәребезне төштә күрү – зур нигъмәт. Әмма да ләкин ул максат түгел. Расүлебезне яратып, аңа салаватлар әйткән, тормышын өйрәнгән бәндәсенә, теләсә, Аллаһ аны Үзе күрсәтә. Әгәр дә кеше мактанырга, шуның белән үзенең изгелеген күрсәтергә тели икән, ул инде дөрес түгел. Кеше гомер буе Аллаһка гыйбадәт кылып яшәп тә Пәйгамбәрне төшендә күрмәскә мөмкин. Күрә икән, Пәйгамбәребез, кем мине төштә күрсә, ул чынлап та мине күргән кебек булыр, дигән.

–    Вафат булган кеше турында сөйләгәндә, искә алуыбыз дога булып барсын дибез. Шулай дип әйтеп кую гына да догадан китә аламы?
–    Дога кылырга кирәк. Аллаһ гөнаһларын ярлыкасын, ахирәт тормышын җиңеләйтсен, рухын шат кылсын, дип дога кылсаң, күркәмрәк һәм саваплырак.

–    Кызымның баласы юк, корбан чалдыр, диләр. Ул нинди корбан икән?
–    Сәдака нияте белән чалынган корбан була ул. Иң саваплы сәдака – ит белән бирелгәне. Сарыкны чалып, итен таратасың да, Раббым, кызыма хәерле, тәүфыйклы балалар насыйп итсәң иде, дип дога кыласың. Сәдака дога кабул булуга бер сәбәп булып тора. Авырган кешегә дә сарык чалырга киңәш итәләр. Корбан чалып, авыруыма шифа бир дип дога кыласың.  

–    Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?
–    Ярый, чөнки Пәйгамбәребездән андый тыю юк. Сөякләре ватылмасын дип, кайбер сәхабәләрнең яхшы нияттән әйткән сүзе генә ул.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 29.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»