поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
25.05.2023 Криминал

4 миллион сум акчасыннан колак каккан

Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең дежур бүлегенә пенсионер хатын-кыз аңа карата кылынган мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Иң элек шуны искәртергә кирәк: банк яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре мессенджерларга шалтыратмыйлар, документларның фотоларын җибәрмиләр, ә аватарга явыз ниятле кешеләр рәсми оешмаларның логотипларын куялар.

Хатын-кыз полициягә Октябрьский шәһәренә Төньяк төбәкләрнең берсеннән туганнарына кунакка килүен сөйләде. Башкортстанда булганда, зыян күрүчегә мессенджерына шалтыраталар. Аватаркада банк логотибы урнаштырылган булган. Шалтыратучы үзен банкның иминлек хезмәте хезмәткәре дип таныштыра һәм хатын исеменә кредит рәсмиләштерергә теләүләрен хәбәр итә. Килеп туган проблеманы хәл итү өчен,  яңа кәрәзле телефонны сатып алырга, аңа махсус кушымта йөкләргә, банк карталары мәгълүматларын кертергә һәм аларның исәбенә билгеле бер сумманы күчерергә мөмкин, дип аңлата шалтыратучы.  Пенсионер хатын шулай эшләгән дә.
 
Ул акчаны үзенең банк исәбендәге 4 миллион сумга якын акча шалтыратучы әйткән реквизитларга күчерә. Ләкин мошенникларның аппетитлары арта. Аларның инструкциясендәге чираттагы пункт – шәһәрнең ике банкында кредитлар рәсмиләштерү. Моның өчен пенсионер җинаятьчеләр атаган кредит учреждениеләренә барып, кредитларны рәсмиләштерә һәм аларны кулакчага әйләндерә.
 
Финансларны "җинаять исәпләренә" күчерү өчен пенсионер хатын башка банк терминалыннан файдалана. Ялган банк хезмәткәре хатын-кызга салынган барлык акчаны кире кайтарырга вәгъдә итә һәм кредит йөкләмәләрен түләргә туры килмәячәк, дип ышандыра. Ләкин бу буш вәгъдәләр генә була, әлбәттә. Китерелгән зыянның гомум суммасы 4 миллион сумнан артык тәшкил итә.
 
Пенсионер хатын сүзләренчә, мондый мошенниклык фактлары турында ул ишеткән булган, әмма явыз ниятлеләрнең төп шарты –  хатынның бу финанс операцияләре турында беркемгә дә әйтмәве. Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлегенең тикшерү бүлеге тарафыннан зур күләмдә алдау факты буенча җинаять эше кузгатылган.
 
АЛДАНМАГЫЗ!
 
Таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз, аларның күрсәтмәләрен үтәмәгез, сезгә билгеле булмаган реквизитлар буенча акча күчермәгез. Банк хезмәткәре сездән беркайчан да мошенниклык гамәлләрен булдырмау өчен кредит рәсмиләштерүне, акчаны "имин" яки "резерв"  исәпләргә күчерүне сорамаячак, карта буенча мәгълүматны: смс-парольләр, банк картасы әйләнешендә күрсәтелгән CVC коды һ. б.  сорамаячак.
 
Әгәр сезгә банк яки көч структуралары (полиция, ФСБ һ.б.) хезмәткәрләреннән сезнең исемегезгә кредит рәсмиләштерү турында яки билгесез кешеләр тарафыннан аны рәсмиләштерергә телиләр дип шалтыратсалар, шунда ук сөйләшүне туктатыгыз. Килгән мәгълүматны ачыклау өчен банкның кайнар линиясенә шалтыратыгыз яки шәхсән кредит учреждениесе бүлегенә мөрәҗәгать итегез.
 
Ләйсән Атнагулова, Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото: пиксабай

---
Өмет
№ --- | 25.05.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»