поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
24.05.2023 Мәдәният

Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча төшерелечәк фильмга кастинг игълан ителде

29 май көнне «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча төшерелечәк фильмга кастинг узачак. Картинаның иҗат төркеме төп рольләргә яшь актерлар эзли.

Россия мәдәният министрлыгында авторлык һәм эксперименталь фильм проектларын яклау турында мәгълүматта «Телсез күке» проектына 50 млн сум каралган. Картинага Татарстан тарафыннан да ярдәм күрсәтеләсе мәгълүм.

Зөлфәт Хәкимнең әсәре сюжеты буенча, 1939 елда Советлар Союзы белән Финляндия арасында барган канлы сугышта ике татар очраша. Зариф дигәне Татарстандагы Субай авылыннан, Зыятдине – фин татары. Нәсел җепләре бер үк авылга илткән, җитмәсә туган тиешле бу татар егетләре сугышта һәркайсы үз илен яклап сугыша. Сиздерми генә килеп Зарифны атарга хәзерләнгән Зыятдин карга чумган Карелия урманнарын сискәндереп җибәргән моңлы җырдан каушап кала. Ул атарга хәзерләнгән солдат аның өчен иң кадерле булган татар телендә әнисе яраткан җырны җырлый бит. Кастингка Зариф, Зыятдин, Кәшифә рольләренә яшь актерлар һәм актрисалар чакырыла.

Актерларны сайлауда «Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, фильмның режиссерларының берсе Әмир Галиәскәров, К.Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким катнашачак.

Фильм рус телендә төшереләчәк. Актерлар составы Мәскәү һәм Татарстаннан тупланачак. Шул сәбәпле кастингка килүчеләрнең ике телдә (рус һәм татар телләрендә) сөйләшүе мөһим.

Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Башлана: 13:00

Алдан язылу өчен сылтама: https://docs.google.com/document/d/1P8HnDaRkoBzpNmGgcJywiiAvVNrHMODbduMaAiKxn_4/edit?usp=sharing

Кастинг буенча махсус төркем: https://chat.whatsapp.com/BeYkyvgOfEqDmzaYWGCNzG


---
Татаркино
№ --- | 24.05.2023
Татаркино печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»