поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.05.2023 Шоу-бизнес

"Ялган сүздән башым чыкмады" - Хәмдүнә Тимергалиевага бүген 74 яшь тулыр иде

51 ел гомерен халыкка җырлаган, репертуарында 30дан артык татар халык җыры булып, Башкортстанның һәм Татарстанның чын халык артисты булган җырчы турысын ярып әйтә торган, беркемгә тәлинкә тотмый, үз көченә генә ышанган, шул ук вакытта, гаҗәеп нечкә күңелле кеше иде.

Рухи көчлелеген Хәмдүнә апа әтисе Сәетгали агадан күчкән сыйфат дип саный иде. Тормыш сынау­ларын күп күргәнгә, әнисе дә җебегәннәрдән булмый. Әтисе ике тапкыр кулга алына. Әнисе, кечкенә баланы арбага салып, ире янына төрмәгә 12 тапкыр хәл белергә бара.
 
– Портретта Сталинның күзен чокыды, дип, әтине кулга алганнар. Ә ул вакытта Сталин портреты авылда түгел, районда да булмый. Бу юлы ничектер котыла.
 
...Сугышта яраланганнан соң, ул кире авылга кайта һәм колхозга рәис итеп билгеләнә. Күрше авылда бер хатынның балалары, ачлыктан шешенеп, үләр дәрәҗәгә җиткән булган. Әти орлыкка дигән бөртектән өлеш чыгарган. Шуны кемдер белеп алып, донос язган һәм әтине кулга алганнар. «Ату» маддәсенә кадәр җиңеп чыккан кеше ул безнең әти, – дигән Хәмдүнә апа.
 
– Шушындый кешеләрнең баласы бит мин, дим. Беркайчан да егылып ятарга тиеш түгелмен! Гомерем буе миңа бәйләнә алмаслык итеп яшәдем, барыбер бәйләнделәр. Язмы­шым да әтинекенә охшаган. Ялган сүздән башым чыкмады. Тормышта гайбәтчеләр кирәк, аларның бөтен шатлык­лары шул, – дигән җырчы.
 
...Хәмдүнә апа Уфада сәнгать училищесында укыганда әтисе вафат була. Кызганыч, кызының Советлар Союзы сәхнәләрен дер селкеткәнен күрми кала. Сагынабыз, сине, Хәмдүнә апа. Бүген бирегә үзең яраткан фотоны да куйдык. Серле генә карап тор әле шулай...
Автор:Резида Валитова

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.05.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»