поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.05.2023 Мәдәният

Фидан Мөхәммәтов: «Ятимнәр йортына үзем бардым»

Сынаулар көчле кешегә бирелә. Күтәрә алмаслык хәсрәт юк. Бары тик үзеңне кулга алу гына кирәк! Чаллыда яшәүче 35 яшьлек Фидан Мөхәммәтов әнә шулай дип яши. Бер уйласаң, әле яши генә башлаган дияргә дә була үзен. Әмма шушы гомерендә күрмәгәне калмаган аның.

Йөрәк яраларын онытырга тырыша ул. Башкаларга да шуны өйрәтә. Ун елдан артык фитнес-тренер булып эшли, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә тернәкләндерү күнегүләре өйрәтә, шушы юнәлештә студентларга да белем бирә. Буш вакытларында «Мин ятим түгел» дигән марафон оештырып, ерак арага йөгерә. Башкаларны да үзенә ияртә. Фидан – Эльбрус тавына да менгән кеше.
 
– Мин бар эшемне башкаларга үрнәк булыр өчен эшлим. Кешеләр төшенкелеккә бирелеп, тормышларын җимереп яшәргә тиеш түгел. Көчле булырга кирәк, – ди Фидан. – Тормышта ниләр генә күрергә туры килмәде. Нинди мул ризыклы заманда ачка да тилмердем, явызлык, усаллык белән очраштым, якыннарымны да югалттым. Балачагым бик авыр хатирәләр белән истә калды. Әтием эчәргә ярата иде. Миңа дүрт яшь чакта исереп кайтып, әниемне бик каты кыйнады. Әни энем белән мине күршеләргә кертеп куйган. Ә үзе өч көннән хастаханәдә үлде.
 
Әтиләрен кулга алалар. Ике ятим малайны әби белән бабайга тапшыралар. Тик бабасы да салырга хирыс була. Эчү юньлегә итми, ул бераздан авырып китә. Ә инде күп тә үтми, вафат була. Шуннан соң сабыйларны әтисе ягыннан туган апасы тәрбиягә ала. Малайлар Чаллыда яши башлый.
 
– Тугыз яшемдә әтигә төрмәгә хат язып салдым. Бөтен тормышыбызны сөйләдем. Хат озын иде. Тик бераздан бу хатны кире кайтардылар. Безне тәрбияләгән апам кайтты да, әтиегез үлгән, диде. Без тома ятим калдык. Сынау арты сынау килеп торды безгә. Кинәт кенә апамның ире үлеп китте. Бу вакытта миңа – 10, энемә  7 яшь иде. Безгә дә авыр булды. Инде аларга ияләшкән идек. Апамның улын армиягә алдылар. Апам бу хәсрәтне күтәрә алмады. Шешәгә үрелде, башка ирләр алып кайта башлады, – дип сөйли Фидан.
 
Инде нишләргә? Малайларга көн бетә.  Фидан энесен ияртеп, опека бүлегенә килә.
 
– Килдем дә, зинһар, безне ятимнәр йортына урнаштырыгыз,  дидем. Безнең өчен шаккатмалы тормыш башланды. Көнгә өч тапкыр ашаталар, киемнәр бирделәр. Шуны күреп сөендем. Дәресләр әзерли башладым. Уку бушка китмәде, 9 нчы сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамладым. Ниһаять,  күңелгә тынычлык таптык, – ди Фидан. – Мин ятимнәр йортында эшләгән һәр кешегә рәхмәтлемен. Зарлана алмыйм. Тәрбиягә, җылы сүзгә сусаган булганбыздыр инде без. Тик күңелдә ятимнәр йортында үскәннең тамгасы кала аның. Әти-әнисез үскән баланы әллә каян танып була. Алар башкалар алдында кимсенеп яши. Аннары, ятимнәр йортыннан чыкканнарга башка караш та  бит әле. Берәү дә бер җирдә дә колач җәеп каршы алып тормый. Бик күпләр тормышта үз урынын таба алмыйча харап була. Кешеләргә ачулы булалар, усалланалар, эчүгә сабышалар. Үз юлыңны табу кирәк. Нинди генә хәлдә калсаң да, үз язмышыңны дөрес кабул итәргә һәм тормышка карашыңны үзгәртергә кирәк.
 
Ятимнәр йортыннан чыккач, Фидан ветеринария училищесына укырга керә. Маллар яратуы бабасыннан күчкән аңа. Укып бетерүен бетерә, әмма башка юл сайлый. Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясенә укырга юл тота. Менә шунда үзенең кешеләргә ышануы аркасында акчасыз кала.  Ике атна буе юньләп ашарына булмый. Урларга өйрәнә. Тамак хакы үзенекен итә шул… Ул үзенең мөстәкыйль тормыш итә белмәвен аңлый. Ятимнәр йортында моңа өйрәтмиләр икән! Аның каравы тормыш өйрәтә аны. Һәр очрак сабак була үзенә.  Тезләнеп елаган чаклары да күп була.
 
– Тулай торакта яшәгәндә олырак малайлар телефонны урлады. Соңрак аларның наркоман икәнен белдем. Шунда бер егет Аллаһы Тәгалә турында сөйләде. Ышану ярдәм итә, диде. Миндә Раббымнан ялварып ярдәм сорадым.  Ышанасызмы, күп тә үтмәде, миңа бер яхшы күңелле кеше акча бирде. Мин догаларның һәм теләкнең кабул булуына ышандым. Күңел чистарды. Әкренләп бар кешене кичерә алдым, – ди ул. – Үкенечләр дә юк түгел. Әтиемне күреп булмады. Апама рәхмәтемне әйтә алмадым. Ул да исән түгел инде. Әмма яшәргә кирәк. Тормыш дәвам итә. Бар да үзеңнән тора. Тормышым моңа бер мисал. 21 яшемдә үз теләгем белән гаилә кордым. Стипендия акчасына йөзек сатып алдым да булачак хатыныма тәкъдим ясадым. Ул ризалашты. Ә миндә үземә ышаныч артты.  Яшәп киттек. Балабыз үсә. Үткәннәрем артта калды инде. Бүгенге белән яшәргә яратам.
 
Фидан – ятимнәр йортында да еш кунак. Ярдәм итәргә дә тырыша, анда тәрбияләнүчеләр белән сөйләшә. Тормышның матур якларын күрсәтергә омтыла. Аларның кимсенеп яшәмәүләрен тели ул.
 
–  Мине ятимнәрне тәрбиягә алып, кире кайтару очраклары борчый. Бер егет белән дуслаштым. Аны биш тапкыр кире кайтарганнар. Болай эшләргә ярамый бит. Рухын сындырмасак иде сабыйларның, – ди Фидан. –  Ятимнәрне ярата алсагыз гына якын итегез! Мин гомерем буе үзебезне сыендырган балалар йортына рәхмәтлемен. Анда эшләүчеләрнең яратуы яшәргә көч бирде дә инде!
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.05.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»