|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2023 Шоу-бизнес
Айдар Галимов: Пионер чак матур булып хәтердә калган19 май – Пионерия көне. Шул уңайдан Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов үзенең истәлекләре белән бүлеште. – Пионер булган чаклар бик матур булып хәтердә калган: галстуклар, боргылар, барабаннар, җырлар... Пионерия көнен зурлап үткәрә идек. Спорт ярышлары зур әзерлек таләп итә, шуңа карамастан, һәрберебез төрле дисциплиналарда катнашырга тырыша идек.
Бер вакыйга истә калган – нигәдер велосипед ярышында катнашырга булдым. Нигә генә катнаштым икән дип уйладым инде азак: олылар белән ярышырга барганмын. Аларның барсында да “Урал” велосипеды, минеке – “Уралец”. Ул кечерәк. Старт бирделәр. Олылар җил кебек алга чаптылар, мин артта калдым. Чабам-чабам, куып җитеп булмый. Шулай да бар катнаша башлагач, финишка кадәр барып җиттем. Катнашуым өчен бер шатлансам, соңга калып килүем өчен кайгырдым. Кайгыруым көчлерәк булды, шикелле.
Пионерия, миңа калса, зур тәрбия чарасы булды. Өлкәннәргә, ветераннарга ярдәм итә идек. Бердәм, бер-беребезгә терәк булырга өйрәтте. Бүген пионерияне кире кайтарырга кирәк, диючеләр бар. Кызганычка каршы, аны шул дәрәҗәдә кирегә кайтарып булмаячак. Бүген без тәрбия, патриотлык, оешканлык буенча күп нәрсәне кулдан ычкындырдык. Ә пионериянең асылы пилотка белән галстук кына түгел. Советлар Союзында ул тулы бер система иде: октябрят, пионер, комсомол. Бәлки, пионериянең кыйммәтләрен саклап калырга кирәк булгандыр да, нишләтәсең, ил таркалды.
Шулай да минем өчен Пионерия көне әле дә зур бәйрәм булып кала. Без яшьтәшләребез белән бер-беребезне котлыйбыз.
Бүген дә, форсаттан файдаланып, барлык пионерларны тәбрик итәсем килә: Пионерлар көне белән!
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|