|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2011 Бәйрәм
Алга, “Шәкерт”!!!11 ел... “Үткән гомер - аккан су” диләр бит. Казан федераль (Идел буе) университетының Алабуга филиалы татар студентларының яраткан газетасы “Шәкерт”кә дә быел 15 апрель көнендә 11 яшь тулачак. Без дә зур үстек инде... Төп бердәм басма “Унивести” оешу, беренче редактор Булат Фән улы Миңнуллинның башка шәһәргә китү һәм башка бик күп сәбәпләр аркасында, газета үзенең эшчәнлеген беркадәр туктатып торса да, бүгенге көндә ул яши, яшьни, адымнарын нык басып килә.
“Шәкерт” газетасының тарихи үткәнендә дә телгә мактап алырлык онытылмас хатирәләр бар. Һәм бу шаккатмалы да түгел: нигезе нык, төпле булган әйбер генә озак яши, таркалмый. Безнең “Шәкерт” газетасының нигез ташлары шулай ныклы булуына, АДПУның талантлы студентларын әдәби оешмага туплауда, иҗатларын үстерүдә башлап йөргән Булат Миңнуллин, Ринат Хафизов, Илшат Кашипов, Идел Миңнуллин, Марат Кадыйров, Илдар Хәмидуллин, Гөлүзә һәм Илүзә Гыйләҗетдиновалар, Фазыл Хәбриев, Резедә Талипова кебек шәхесләргә баш иясе, кайнар рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
Дөньяда дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Бу яктан да “Шәкерт”ебез бик бәхетле. Казан федераль университетында чыгып килүче «Тәрәзә” газетасы белән дуслык җепләребез көчле. “Шәкерт” тарихына күз салсак, газетабызның барлыкка килүе, оешуы да нәкъ шул үзара җылы иҗади мөнәсәбәт белән бәйле. КДУның татар бүлегендә 90 еллар ахырында чыгып килүче “Керпе” газетасы кебек басма әзерләү идеясен АДПУга КДУны тәмамлап кайткан яшь мөгаллим Булат Миңнуллин алып кайта. Университетта әлеге идеяне хуплап каршы алалар, ул аның беренче җитәкчесе, мөхәррире була.
Бүгенге көндә “Шәкерт” газетасына яңа тормыш өрелде. Ул иҗади татар яшьләренә каләм тибрәтү мәйданы бирүче, аларга үзләрен гамәли журналистикада сынап карау мөмкинлеген ачучы, гомумән, универ, факультет тормышының үзенчәлекле елъязмасы, студентларыбызның якын дусты.
Коллектив та бик үзенчәлекле: һәркемнең үз характеры, язу һәм фикерләү стиле. Ләкин барыбызны да бер мөһим нәрсә берләштерә. Ул – “Шәкерт” дигән уртак иҗат җимеше, үз фикереңне, мөнәсәбәтеңне белдерү, күңелдәгене башкаларга җиткерү өчен туган иҗади дәрман.
“Шәкерт”челәр дә үз эчләренә генә бикләнеп ятмый: кунакка йөререгә, үзләре дә кунаклар чакырырга яраталар. Декабрь аенда газетаның 10 иң актив укучысы КФУ “Әллүки” әдәби иҗат берләшәмәсе тарафыннан оештырылган “Шигъри Сабантуй” бәйгесендә катнашып матур гына уңышларга ирешеп кайтты. Шулай ук быелгы ел очрашуларга да бик бай булды. Очрашуларның да бик үзенчәлекле бер ягы бар: без өлкән һәм урта яшьтәге язучы- әдипләребез белән генә күрешеп калмыйбыз, ә яшь буын язучылары, талантлы татар яшьләре белән дә һәрвакыт элемтәдә торабыз. Декабрь аенда яшь язучы шагыйрь Рифат Сәлах һәм Фәнил Гыйләҗев белән күрешеп матур гына әңгәмә корып утырган булсак, 29 март көнендә без үзебезгә “Алтын урта” татар мөселман яшьләре берлеге әгъзаларын чакырдык. Алар Айнур Солтанов, Нияз Сабирҗанов, Ләйсән Фәтхетдинова һәм Рүзәл Мөхәммәтшин. Чыннан да алар аудиторияне үз авызларына карата алдылар. Үткен, акыллы фикер, һәр сүзне сайлап ала белү, төпле сөйләм һәм киләчәккә булган бетмәс- төкәнмәс булган ташып торучы энергия... Телебез, милләтебез кысрыклануга дучар ителү юлында барган заманда да, татар яшьләренең шулай калкып чыгуы, үз сүзен әйтә белүе күңелдә алдагы көннәргә өмет уята, “бетмәячәкбез әле без” дигән сүзләр эчтән генә зур горурлык хисләре белән кат- кат кабатлана. Очрашу өч этапта үтте. Беренчесе актлар залында гомумиерәк типта үтсә, икенче этапта инде без әдәбият, сәнгать турында да сөйләшеп алдык, аларның шигырьләрен, җырларын тыңладык, бәхәсләштек, сораулар яудырдык, ә инде соңгы, өченче этап - ул безнең дини мәсьәләләрне яктыртуга юнәлдерелгән иде.
Кунак күчтәнәчсез йөрми диләр бит инде, шулай ук безнең кунакларыбыз да бик юмарт булып чыктылар: үз китапларын алып килгәнннәр, очрашуга кергән һәр кеше үзе белән шушы истәлекле бүләкләрне алып чыгып китә ала иде. Гомумән, әлеге очрашу безнең татар яшьләрен җанландырып җибәрде, иҗат дәрте өстәде, яңадан- яңа уңышларга канат куйды. Алга таба да әлеге берләшмәнең үсүен һәм дусларыбызның иҗат чишмәләренең ташып торуын телибез, алдагы көннәрдә дә шулай матур итеп очрашып, күрешеп, фикер алышып, иманлы юлдан тайпылмыйча гына яшәргә язсын.
“Шәкерт” түгәрәге җитәкчесе Минһаҗева Резилә Әбүзәровнага студентларыбыз исеменнән кайнар рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Шушы чараларны оештыруга үзеннән зур көч кертә ул. Аңардагы энергиягә,кунакчыл, киң күңеллелекә сокланмый мөмкин түгел!
Бүгенге көндә “Шәкерт”кә иҗади яшьләр килеп тора. Студентларыбыз кызыксыналар икән,очрашулардан нинди дә булса бер фикерләргә киләләр икән, димәк, авырлыклар белән башлаган эшебез юкка түгел һәм безне берләштергән газета яшәвен дәвам итәчәк.
Гөлия Садыйкова, АФ КФУның татар һәм чагыштырмалы филология факультеты 4 курс талибәсе, “Шәкерт” газетасының баш мөхәррире.
Моннан 5 ел элек актив эш алып барган "Шэкерт"челэр, уртада баш мохэррир Булат Миннуллин
Югарыда фотда: Алтын урта татар яшьлэре белэн очрашу, "Шэкерт" активистлары
|
Иң күп укылган
|