поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.05.2023 Мәдәният

Рәшит Ваһаповның 115 еллыгы уңаеннан митинг-концерт узды (ФОТО)

Казанда Татар дәүләт филармониясе бакчасында профессиональ татар эстрадасына нигез салучы бөек җырчы Рәшит Ваһаповның 115 еллыгы уңаеннан митинг-концерт узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рәшит Ваһаповны татар моңының асылташы дип атады.

«Рәшит Ваһаповның бала чагыннан ук татар халык моңнарына гашыйк булган үзенчәлекле җырчы. Көчле, матур тавышы, халык җырларын кабатланмас башкаруы белән тамашачы күңелен әсир итте. Халык аны үзебезнең «сандугач» дип атый. Татар телендә «моң» сүзе тирән мәгънәгә ия. Матди булмаган мәдәни мираска зур өлеш керткән Рәшит Ваһаповны татар моңының асылташы дияргә мөмкин», – дип сөйләде ул.

Дәүләт Советы рәисе былтыр күренекое җырчыга һәйкәл ачылуын искә алды. «Матур һәйкәл ачтык, хәзер ел саен янына җыелабыз. Монда аны күргән, җырларын тыңлап үскән абый-апалар да, яшьләр дә күп килә. Без бәхетле кешеләр: аны күрдек, үзенең җырлаганын ишеттек. Бу гомерлеккә истә калды», – дип сөйләде ул.

Чарада Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Ваһапов фестивале лауреатлары катнашты, концертны Илдар Кыямов алып барды. 

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бу мәйданны татар җырын данлый торган урын, дип атады. «Рәшит Ваһапов яшьләргә маяк булып тора. Аның җырлар яшьләр тарафыннан башкарыла, тел саклана икән, киләчәккә өмет тулы күзләр белән барабыз», – диде ул. 

Казан дәүләт Мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева үзенең дә Рәшит Ваһапов җырларын башкарганын искә алды. «Ул – безнең профессиональ эстрадага нигез салучы. Мин Башкортстан музыка көллиятен тәмамлаганда аның «Рәйхан» һәм «Галиябану» җырларын башкарган идем», – диде ул. 

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис «җыр һәм күңел бәйрәме» белән котлады һәм шигырь укыды, дип яза "Татар-Информ" МА.

Рәшит Ваһапов исемендәге фондның җитәкчесе Рифат Фәттахов килгән кунакларга рәхмәт әйтте. «Күңелемдә ике хис. Беренчесе - рәхмәт хисе. Узган елда Казанның тарихи үзәгендә Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды. Быел аның 115 еллыгы киң колач белән уза. Әле Мәскәү, Уфа, Санкт-Петербург, Баку һәм Ташкентта чаралар булачак. Икенче хис – горурлану һәм өмет. «Татар теле бетә», дип елаган булабыз. Быелгы бәйгедә катнашучыларны күргәннән соң, «алай түгел» диясе килә, – дип сөйләде ул.

 

 

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»