|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2023 Җәмгыять
Язгы әкәмәт: Татарстанның кайбер районнарында боз түтәлләрне кырган (ФОТО-ВИДЕО)Аксубай, Сарман районнарында боз яуган. Кайбер хуҗалыкларның бакчаларындагы утырткан яшелчәләренә зыян килгән. Бозлы мизгелдә яшен сугып, бер йортның лапасы янган хәтта. «ВТ» хәбәрчесе районнардагы вазгыять турында белеште. – Кичә районда сәгать 2ләр тирәсендә боз явып үтте. Бөтен җирдә дә түгел. Әнием Тәскирәнең бакчасындагы кәбестә, чөгендер, кабак кебек яшелчәләргә, чәчәкләргә зыян килгән. Куакларның яфраклары коелган. 4–5 минут эчендә булган бу әкәмәт. Теплицада запас үсентеләр бар иде әле. Шуларны яңадан утыртабыз. Мондый хәлне күптән күргән юк иде, – ди Аксубайда яшәүче Гөлкәй Сәмигуллина.
Боз шулай ук Иске Кыязлы авылы аша да үткән икән.
– 5–10 минут чамасы яугандыр, озакка сузылмады. Шул арада бер иске йортның лапасын яшен сукты. Бозны карарга чыккан җирдән авыл халкы янгын сүндерергә йөгереште. Шәп кенә яңгыр яуды. Күптән көткән идек. Авыл халкы бик сөенде. Көтү каршына чыккач, бакчаларга зыян килде, диюче булмады, – ди Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлия Гыйматова.
Сарман районына да шалтыратып белештек. Морбаш, Янурыс авылларында да күзәтелгән мондый явым-төшем.
– Безнең авылда карлы боз яуды. Биш минут эчендә утырткан чәчәкләребез, яшелчәләр әрәм булды. Бөтен җир бозга күмелде. Бик борчылдык инде. Хәзер барысын да өр-яңадан утыртырга туры киләчәк, – ди Янурыста яшәүче Ландыш Хәсәнова.
Иске Минзәләбаш авылында яшәүче халык синоптигы Илдар Әшрәфуллин, майда салкыннары да, кары да булачак әле, дип әйткән иде. Фаразлары чынга ашкан, димәк.
– Бездә боз яумады. Кайбер авылларда төшкәләгән дип ишеттем. 10 май тирәсендә ике көн салкын булды, куакларның чәчәкләре коелды. 7 апрельгә кадәр яз иртә килсә, кырык суык кала әле, диләр. Көннәр әллә ничә тапкыр суытып җылытты бит инде. Тагын кыздырып, суытырга мөмкин. Әле кыраулар да төшәчәк. Ни өчен дигәндә, кыш салкын булмады, – диде Илдар Әшрәфуллин.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|