|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2023 Шоу-бизнес
"Без бу серне 9 ай сакладык!": Шәмсуаровлар өченчегә әти-әни булган"Манзара" тапшыруын алып баручы Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар гаиләсендә зур сөенче. Алар өченчегә әти-әни булганнар. Сабый бүген 02:45 сәгатьтә дөньяга килгән. Буе - 54 см, авырлыгы - 3590 грамм. "Күп балалы әти-әни исемен йөртергә насыйп булды. Әлһәмдүлилләһ. Кояш кебек Шәмсуарның нурлары дөньяны тагын да яктыртсын. Без бу серне 9 ай сакладык. "Манзара"ны өчәү алып бардык", - дип уртаклаша Зөлфия.
Шәмсуаровларны чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете телибез!
--- |
Иң күп укылган
|