|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2023 Шоу-бизнес
Әнвәр Нургалиев Диананың үлеменә китергән авариянең шаһитларын эзлиҖырчы Әнвәр Нургалиев туганының үлеменә китергән юл һәлакатенең шаһитларын эзли. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә. «9 май көнне 00:15-00:37 сәгатьләрдә Чишмәдә булган фаҗиганең шаһитларын эзлибез. Авария булган мизгелдә Революция урамындагы «Абсолют» кибете янында 3 автомобиль туктап торган. ВАЗ машинасы кырыенда кешеләр дә бар. Аларның әлеге фаҗигане күрми калулары мөмкин түгел. Зинһар, безнең белән элемтәгә керегез. Авариядә гаепләнүче (җинаятьче) һәлакәт урыннан качып киткән. Машинасын башка урынга илтеп куйган, кабат үзе, җәяүләп, авария урынына килгән. Ул гаебен таныды, ләкин аңлашылмаучанлыклар бик күп. Гаделлек тантана итәр дип өметләнәбез», – дип уртаклаша Әнвәр Нургалиев.
--- |
Иң күп укылган
|