|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2023 Криминал
Баласын бикләп, ике тәүлеккә югалганУфада бер хатын бәләкәй баласын өйдә калдырып чыгып киткән. Икенче тәүлектә бала үзенә игътибар җәлеп итәргә карар итә, ул 11нче кат тәрәзәсеннән кычкыра башлый. Үтеп баручылар, аның кычкыруын ишетеп, ашыгыч хезмәтләргә шалтырата. Бу урынга коткаручылар һәм Гражданнарны яклау идарәсе психологы, шулай ук полиция килә.
6 яшьлек малайның шимбәдән өйдә ялгызы булуы ачыкланган. Әнисе белән элемтәгә керә алмаганнар. Әмма тиз арада хатын-кыз арендага алган фатир хуҗасы табылган. Ир, килеп, ишекне ачкан.
Малайга медицина ярдәме кирәкмәгән, аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Баланы әтисе алып киткән. Әнисенә карата тикшерү үткәрелә.
Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|