поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.05.2023 Авыл

«Авылыбызны яшәтергә ярдәм итегез»

7 май көнне Курган өлкәсе Йолдыз авылында зур фаҗига була. Әлеге төбәктә хакимлек иткән янгын татар авылының яртысын кара күмергә әйләндергән.

Йолдыз авылы халкы булдыра алганча коточкыч ут белән көрәшә. Әмма табигать бәла-казасы каршында кешеләр көчсез булып чыга.  Йортлары көлгә әйләнгән йолдызлылар бүген ярдәмгә мохтаҗ.
 
Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысов безгә янгынның ничек башлануы хакында сөйләде.
 
— Бөтен Курган өлкәсе ут астында хәзер. Ә Йолдызга янгын якынлашуы турындагы хәбәр 7 май көнне кичке сәгать бишләрдә тарала. Тиз арада янгын сүндерүчеләргә шалтыраталар. Бөтен авыл халкы бу вакытта урамда була. Ут егерме чакрым ераклыкта урнашкан күрше авылдан урман аша ике-өч минут эчендә килеп җиткән. Көчле җил янгынны көчәйткән генә, җилнең тизлеге урыны белән секундына 40 метрга кадәр җиткән. Ут өстән очып йөри. Бер секунд эчендә ялкын телләре 50 метрга чаклы мәйданнарны ялмап ала. Йолдыз авылы бик бай авыл, ул иминлек ягыннан нык сакланган. Ут җирдән килсә, аны туктатып булыр иде әле. Ә ул һавадан, аҗдаһа сыман ыҗгырап йөри. Аның алдында без көчсез. Хәтта авиацияне дә кулланып булмый. Афәт алдында баш ияргә генә кала. Хәзер авылларда мал-туар асрамыйлар, тирә-якта сазлыклы урыннар бихисап. Коры үлән янып, агачларга үрмәли. Йолдыз авылы тирәли наратлык үсә. Ә бу ут өчен менә дигән табыш,- дип сөйләде Марат әфәнде.
 
Ут телләре уйнаклап бер йорттан икенче йортка күчә. Унбиш минут эчендә Йолдызның яртысы янып көлгә әйләнә.  
 
— 370 йортның 90ы гына исән калган, күпме гаилә йортсыз-җирсез калды. 6 кеше һәлак булган. Исән калган йортлар авылның икенче яртысында урнашкан иде. Янып көлгә әйләнгән йортлар белән аларны олы юл аерып тора. Әнә шуңа котылып калган алар. Ә иң гаҗәбе, ут мәчеткә тимәгән. Ул аның тирәли әйләнеп узган, — ди Марат Юнысов.
 
 
Кар эрегәннән биредә яңгыр яуганы юк икән, корылык хакимлек итә. 
 
— Авыл кешеләре вакытлыча яшәп тору өчен мәктәпкә тупланды. Алар өчен азык-төлек, кием-салым җыю оештырылган. Курганның үзендә, тагын берничә җирлектә ярдәм җыю пунктлары эшли. Халык бердәм, барысы да ярдәм итәргә әзер. Татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдән шалтыратып, ярдәм тәкьдим итәләр. Без, төбәкара татар автономиясе, социаль челтәрләрдә ярдәм сорап хәбәрләр яздык, банкта исәп-хисап счеты ачтык. Бу безнең уртак бәлабез. -ди Марат әфәнде. 
 
Авылда төрле яшьтәге кешеләр яши икән. Яшьләрнең күбесе Себер якларына вахта ысулы белән китеп эшли, бик тырыш, уңган халык, һәр икенче йорт икешәр катлы, дип сөйләде ул.
 
Йолдыз авылында меңгә якын кеше яши шуларның 90 процентын татарлар тәшкил итә. Мәктәптә төп предметлар рус телендә, әмма дәресләрнең күбесе татар телендә алып барыла икән. «Риваятьләргә караганда, Идел буе татарларына Курган өлкәсе территориясенә күчү Казан ханлыгы алынганнан соң башлана. 17 гасыр уртасыннан миграция көчәя (бигрәк тә өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә). 18 йөздә монда казаклар булып язылган татарлар яшәгән. Үземнең бабаларым Йолдызга 1586 елда килеп төпләнгән. Җирләр дә биредә уңдырышлы. Табигате искиткеч. Шундый олы афәт килсә дә, беркем дә туган, яшәгән нигезен ташлап китәргә җыенмый. Яңабаштан йорт салып чыгарга җыена алар. Менә нинди тырыш, дус халык яши безнең авылыбызда», дип сөйләвен дәвам итте Марат Юнысов.
 
Бөтендөнья татар конгрессы янгында зыян күргән татарларга ярдәм җыя башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте.
 
 
Конгресстан беренче ярдәм машинасы 10 май көнне юлга кузгалачак. Ярдәм әйберләтә дә, акчалата да җыела. Зыян күрүчеләргә кирәкле әйберләрне Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 буенча урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына алып килергә мөмкин. Матди ярдәм өчен әлегә махсус счет ачылмаган. Шуңа күрә акчаны Марс Тукаевның номеры аша картасына күчерергә мөмкин. 89872974229 номеры картага беркетелгән.
 
«10сы көнне счет ачабыз. Әлегә үземә җибәрәләр, һәрберсен язып барам», – диде Марс Тукаев.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»