|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2023 Фаҗига
Диана Сәфәрова үлгән авариягә “Тойота Камри” автомобиле йөртүчесенең катнашлыгы ачыкланаБашкортстанның халык җырчысы Әнвәр Нургалиевның бертуган апасының кызы, 33 яшьлек видеоблогер Диана Сәфәрова юл-транспорт һәлакәтендә үлгән дип яздык. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Диана туганнары, балалары янына авылга кайткан булган. Ләкин кичкә ул эшләре буенча Уфага киткән һәм юл һәлакәтенә очрап үлгән. “Туганым кайтма дидем бииит”, - дип язып чыкты ул мизгелдә Әнвәр.
Бераздан ул авариянең нечкәлекләре билгеле булды. Чишмә авылының Революцион урамында Диана Сәфәрова үзенең “Хонда Цивик” автомобилендә коймага килеп бәрелгән һәм алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. Әлеге вакытта бу авариягә “Тойота Камри” автомобиле йөртүчесенең катнашлыгы ачыклана. Аны урындагы полиция бүлегенә китергәннәр.
Диана Сәфәрованың беренче сыйныфта укучы кызы һәм биш яшьлек игезәк малайлары ятим калган. Мәрхүмә аларны ялгызы тәрбияли иде.
Әнвәр Нургалиевның, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, Диананың урыны оҗмахта булсын.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|