|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.05.2023 Фаҗига
Әнвәр Нургалиевның сеңлесе, 3 бала белән ялгыз калган Диана Сәфәрова фаҗигадә һәлак булганӘнвәр Нургалиевның якын туганы, 3 бала белән ялгыз калган Диана Сәфәрова фаҗигадә һәлак булган. Кайгылы хәбәр белән җырчы үзе уртаклаша. Фаҗига буласы көн алдыннан гына бергә авылда булганнар. Кайтырга чыккач, өч бала анасы авариягә очрап һәлак булган. Әнвәр Нургалиев сторисларында шул хакта әйтә. 2021 елның августында Диананың ачы язмышы турында "Ватаным Татарстан" хәбәрчесе Гөлгенә Шиһапова да язып чыккан иде. Шул язманы кабатлап бирәбез. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын! Бар да үзеңнән тора! Башкортстанда яшәүче 30 яшьлек Диана Сәфәрова әнә шулай, ди. Кайчандыр аның да тормыштан туйган, күңеле төшкән вакытлар була. Игезәк сабыйларын алып кайткач, аның гәүдә авырлыгы 40 килога арта һәм ул депрессиягә бирелә. Әмма тырыша, инстаграмда ябыктыру курслары башлап җибәрә. Үзе дә матурлана. – Тормышымның авыр вакыты иде. Ирем белән бер-беребезне аңламый башладык. Өйдә тавыш-гауга чыгу гадәти хәлгә әверелде. Хәтта кул күтәрүгә кадәр барып җитте. Түзеп карадым, әмма бер мәлне сабырлыгым сынды. Мин балаларымны алып өйдән чыгып киттем. Бер ел буе кешедән фатир яллап яшәдек. Узган ел пандемия аркасында авылга, әти белән әни янына күчендек. Балаларымны үзем тәрбияләргә тырышам. Әмма кайбер вакытта әти-әниемә дә калдырып китәргә туры килә. Әлегә үз куышыбыз юк. Әмма киләчәктә булыр дип өметләнәм, – ди Диана. – Кызыма 6 яшь, ул икенче елга мәктәпкә барачак. Улларыма тиздән дүрт яшь тула. Бар теләгем – аларны аякка бастыру. Өч бала белән ялгыз калырмын дип уйламаган идем. Ирем белән икебезнең арадагы салкынлык балаларга күчмәс дип өметләндем. Тик әтиләре сабыйларым белән дә аралашмый. Юкса, аларның очрашып торуына беркайчан да каршы килмәгән идем. Менә шуңа күрә, миңа алар өчен әни дә, әти дә булырга туры килә. Дианага карап үзгәрергә теләүчеләр бик күп. Күп кенә кызларга үз киңәшләрен дә бирә ул. – Тормышының кадерен белеп яшәгез. Әгәр сиңа кыен икән, башка юлны сайла. Беркайчан да зарланмаска кирәк. Һәркемнең тормышы үз кулында. Әлбәттә, үзгәрү җиңел түгел. Уйларны дөресләргә, күп кенә авырлыкларны үтәргә кирәк. Әмма тырышсаң, бар да була. Ялгыз бала үстерүче әниләргә, көчле булырга, балаларны яратырга кушар идем. Уйларыңны дөресләсәң, бар да башкача, син теләгәнчә булачак, – ди ул. Диана белән аралаша торгач, без аның җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы икәнен белдек. Диана туганнары турында яратып сөйләде. Бердәм, дус-тату икәнлекләрен әйтте. – Нинди генә хәлләр булса да, без гел бергә. Шатлыгыбыз да уртак, кайгыбыз да уртак. Абыебызны бик яратабыз, – ди ул. – Кем генә булсаң да, кешелек сыйфатларын саклап калырга кирәк. Беркайчан да ялгышмам дияргә ярамый. Матур гына барган тормыш, кинәт кенә үзгәреп тә куя ала икән. Үзеңә килгән сынауны уза белергә кирәк. Яшермим, минем дә күңелсез чаклар күп булды. Өч баламын кочып елаган чаклар да күп иде. Шөкер, хәзер бар да яхшы. Мин тормышны яратам! Әллә ниләр турында хыялланмыйм да. Иң мөһиме – исән-сау булыйк. Калганын булыр әле!
--- |
Иң күп укылган
|