поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.05.2023 Җәмгыять

Казанда татар җәмәгатьчелеге Габдулла Кариевны искә алды (ФОТО)

Казанда Габдулла Кариевны 137 еллыгы уңаеннан искә алдылар. Бүген татар җәмәгатьчелеге Яңа Татар зиратына барып, аның каберенә чәчәкләр салды. Искә алу чарасында Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары, язучы, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Искә алу чарасына Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов алып барды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы һәм Нурлат районы хакимият башлыгы исеменнән Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына рәхмәт җиткерде. «Булган мирасны яшь буынга тапшырырга, киләчәктә дә театрның дәрәҗәсен үстерү өчен эшләргә тиешбез», – диде ул.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова Кариев театрын «бренд» дип атады.

«Мин Габдулла Кариев турында күп укыдым һәм һаман да кешеләрнең шулай яшь килеш зур эшләр эшләвенә шаккатам. Күп шәхесләр ул вакытта шундый эз калдырган һәм без аны онытмыйбыз. Мин Кариев театры белән горурланам, чөнки алар – бренд. Кая гына барсак та, «Кариев театры» сүзе яңгырый. Мин һәрбер спектакльгә калдырмыйча киләм һәм һәрвакыт сөенәм. Мин сезне бик яратам», – диде Миләүшә Айтуганова.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева Габдулла Кариевның эшчәнлеге зур кыйммәткә ия булуын әйтте. «Габдулла Кариев – ул татар театры, профессиональ режиссурага нигез сала. Ул образларны психологик яктан тирән карый, һәрвакыт укый. Аны һәрвакыт искә алсак, яшьләребезгә җиткерсәк, татар теле, милләте, театры мәңге яшәр», – диде ул.

Кариев исемендә яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар татар театрына нигез салучы шәхесне хөрмәтләп искә алучы яшьләр булуына сөенүен белдерде. «Шәхесләр олы багана булып, иҗатлары белән халык күңелендә кала икән, алар үлемсез була. Шәхеснең киләчәккә баруын-бармавын яшьләр билгели. Безнең яшьләр театрында бу традицияләрнең саклануына мин бик рәхмәтле. Олы буынның да, яшьләрнең дә бу исемне, шәхесне кадерләп саклануына рәхмәт», – диде Луиза Янсуар.

«Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм аның шәкертләре Габдулла Кариев рухына Коръән укып, дога кылды.

Габдулла Кариевның 137 еллыгына багышланган чаралар бүген Нурлат районында дәвам итә. Театр коллективы Колбай-Мораса авылында Кариев музеенда, авылның мәдәният йортында булып, якташлары белән очрашак. Кич белән Кариев театры Нурлат тамашачысына «Артист» спектаклен тәкъдим итә, дип яза "Татар-Информ" МА.


---
Кариев театры
№ --- | 08.05.2023
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»