поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.05.2023 Язмыш

“Әниеңне паралич суккан, Балтачка алып киттеләр...”

Фәлиянур сеңлемнең: “Әнине алып китмәгез! Әнине калдырыгыз!” – дип, ачыргаланып елаганы исемә төшсә, әле дә йөрәгем телгәләнә. Фәнис энем төне буе абзарда елап чыкты. Гөлнур сеңлем генә бу хәлләрне ничектер сабыр кичерде кебек. Әтиебез Әнәс бу хәсрәтне ничек күтәргәндер инде, бичаракаем?

Әнием
Әнинең кадерен бигрәк тә сигез сыйныфны тәмамлап, Казанга укырга киткәч белдем. Өйне, әти-әнине, авылны сагынуым шундый көчле була иде – кайбер вакытларда атна ахырын да көтеп тормыйча, укудан качып, авылга чаба идем.
 
Ул вакытларда авыл клублары гөрләп тора. Яшьләр күп, барыбыз да бертөсле, бер иш. Әти клубта кино күрсәтә, клуб мөдире Сәләхов Вагыйз абый спектакль-концертларны еш оештыра иде. Авылдан, яшьтәшләремнән аерылып, кире Казанга китү бер газапка әверелә.
 
Казанда ике-өч ел эшләгәннән соң, мин кабат авылга кайтырга булдым. Чөнки анда рәхәт. Анда – әти-әни. Анда – бергә уйнап үскән дуслар. Бу вакытта авылны сагынып, чордашларым – Әдһәм, Зөфәр, Рафис, Мансур, Фоат та Казаннан кире авылга кайттылар, колхозга эшкә урнаштым. Әни ул вакытларда авылда сөт җыя иде. Бергә эшләп, өр-яңа газ плитәсе алып куйдык.
 
Шулай эшләп йөргән җирдән мине кабат Казанга – баянчылар курсына укырга җибәрделәр. Өйдәгеләр матур гына озатып калды. Шулай да тыныч күңел белән китү түгел иде бу – әни сырхаулап тора. Бармыйча да булмый. Казанга килсәм, әле укулар башланмаган. Монда бушка вакыт уздырганчы, дип уйладым да бер-ике көнгә авылга кайтып килергә булдым. Юл уңае Сабадагы Кәримә апаларга кереп чыгасы иттем. Аларда бер кич кунып, иртән үзебезгә кузгалдым. Күрше Норма авылында Габбасов Васыйл абый очрап, әнинең хәлен сорады. “Әнигә ни булган?” – дим аптырап. Ул күп сөйләшеп тормыйча нигәдер бик тиз генә китеп тә барды. Авылга кайтып җиткәч, укытучы Лиза апа очрады. “Әниеңне паралич суккан, Балтачка алып киттеләр”, – дип аяктан егарлык хәбәр ирештерде ул. Өйгә кереп чыктым да тизрәк Балтачка чаптым. Мин килгәндә әни беркемне дә танымый иде инде. “Әни, мин кайттым”, – дигәч, мине таныгандай, кул изәде. Соңгы ишарәсе иде ул аның. Шулай итеп, кырык өч яшьлек әни безне калдырып китеп тә барды. Без, биш бала, әти, әби белән ятим калдык. Кечкенә энебез Мулланурга ул вакытта сигез яшь кенә иде әле. Әнине соңгы юлга алып чыгып киткәндә уенчыклары белән уйнап калды. Бәлки, ул шулай итеп үзенең сабый күңелен юаткандыр. Фәлиянур сеңлемнең: “Әнине алып китмәгез! Әнине калдырыгыз!” – дип, ачыргаланып елаганы исемә төшсә, әле дә йөрәгем телгәләнә. Фәнис энем төне буе абзарда елап чыкты. Гөлнур сеңлем генә бу хәлләрне ничектер сабыр кичерде кебек. Әтиебез Әнәс бу хәсрәтне ничек күтәргәндер инде, бичаракаем? Өстәвенә, шушы хәлләрдән соң әтинең әнисе – Фәризә әбиебез дә авырып китте. Башка туганнары аны үзләренә алып китеп тәрбияләргә теләсә дә, әти әбине берәүгә дә бирмим, үзем карыйм дип тартышты. Ярый әле авылдашларыбыз, күршеләребез гел ярдәм кулы суздылар. Бигрәк тә авыр вакытларымда дустым Дамир, әнисе Мөзәйнә апа миңа бик зур терәк булдылар. Бик зур рәхмәт аларга!
 
Быел әнинең вафат булуына кырык биш ел тула. Аллага шөкер, менә инде утыз еллап, җае туры килгән саен, матбугатта әнием турында язып торам. Әни киткәч, никтер өйдән берәм-берәм аның фотолары да юкка чыкты. Төрле җирләрдән, туганнардан эзләп карасам да, әнинең бер генә фотосын да эзләп таба алмадым. Бердәнбер сурәте – кабер ташына кайчандыр үзем ясаган рәсеме генә. Аптырагач, әнине күз алдыма китерергә тырышып, тагын бер рәсемен ясап карадым. Охшаган да кебек, охшамаган да... Бик сагынганда: “Их, бер генә тапкыр рәсемеңә карасамчы”, - ди идем.
 
Бәхет һич уйламаганда елмайды. Үзбәкстаннан күчеп кайткан туганнарыбыз – Филсур абый, Фәһимә, Мәсхудә апалар табып бирде әнинең яшь чакта төшкән рәсемен. Аны яңадан күргән кебек булдым. Нәкъ үзе бит! Шатлыгымның иге-чиге булмады. “Бар күңелләрдән йомшак кабрең ташы, шунда тамсын күз яшьләремнең иң ачысы, иң татлысы” дигән юллары өчен Тукайга гомерем буе рәхмәт укыйм. Минем өчен махсус язылгандыр шикелле тоела бу юллар миңа. Моннан да яхшырак әйтеп була микән?
 
Әни, әни... Еллар узган саен әнинең никадәр миһербанлы, кешелекле, сабыр булуын аңлый барам. Ул бик матур итеп җырлый торган иде. Кечкенә вакытта берәр мәҗлестә әнине җырлатсалар, кычкырып елый идем. Әнине шул вакытта ук беркем белән дә бүлешәсем, берәүгә дә бирәсем килми, ул бик-бик кадерле иде. “Әниеңнең җырлаганы Нормабаштан әллә кайларга ишетелеп тора иде” – дип әйтә иде әти. 
 
Нормабаш – әнинең туган авылы. Бу матур, әкияти авыл турында сөйләп китим әле. Бәлки, бераз гына булса да күңел күтәрелеп китәр. Аның кешеләре дә бертөрле көйләп, моңлы итеп сөйләшә. Урман эченә кереп диярлек урнашкан бик матур авыл ул. Нормабашка барганда Кили авылын чыккач, бер төрле могҗизалы дөнья башлана. Алда сине Чынгызхан гаскәредәй кап-кара урман каршылый. Баһадирдай Чыршы егетләренең күзләре сиңа таба төбәлгән. Сулга карасаң, өстеңә Пүскән тавы килә сыман. Куркыныч булып китә. Күзеңне уңга табарак күчерсәң, каен кызларының чабып килгәннәре күренә. Рәхәт булып китә. Болар йомшак, зифа, чибәрләр, сине инде коткарачаклар! Рәхмәт яугырлары, кемнәрдер бу каенлык полосасын белмичә генә утыртмаганнардыр... Алда әле мунчала күле бар. Туктап, бераз көтеп торсаң, су анасы да килеп чыгар кебек... Монда әти туктап су эчкәндә бүре күргән, эт дип торам ди. Бу җирләрдән төнлә ничек кайтырга кирәк? Минем уйлавымча, Нормабашлылар чын батыр йөрәкле кешеләрдер. 
 
Әни вафат булгач, тормышның бөтен кызыгы бетте. Әни исән булса, безнең язмышлар бөтенләй башка эздән киткән булыр иде. Соңгы елларда әти дә Казанга килеп яшәде. “Вафат булсам, зинһар, әниегез янына алып кайтып җирләгез, мин аны бик яраттым!”, - ди торган иде. Аллага шөкер, әтинең бу васыятен үти алдык, әни янына – Чапшар зиратына алып кайтып җирләдек. Урыннары оҗмахта булсын. 
 
Зөлфәт Хәйруллин.
 
Фото: https://ru.freepik.com/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 07.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»