поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.05.2023 Шоу-бизнес

Илназ Минвәлиев: "Әнием ике тапкыр үлемнән калды"

Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев 2000 еллар башында “Мәхәббәтне белә күңел” җыры белән татар эстрадасына килеп керде дә, меңләгән тамашачыны тавышына гашыйк итте. Илназның тормыш юлы җиңел түгел, бүген әнә шул хакта сөйләштек.

– Балык бистәсе районы Олы Солтан авылында туып үстем. Гаиләдә без – өч малай һәм бер кыз. Авылым турында сәгатьләр буе сөйләргә була, чөнки шушы Солтан авылыннан Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләев кебек солтан шикелле олуг кешеләр чыккан. Сүз уңаеннан, безнең урам Равил Шәрәфиев исемен йөртә. Авылыбыз бик зур иде, безнең мәктәптә 7-8 авылдан килеп укыдылар. Мәктәбебез спорт, мәдәният – һәрьяклап дәрәҗәле, укытучылар да көчле иде. Шук бала булдым, шуңа да әтидән гел эләккәндер инде миңа. Безнең әти бик кырыс иде, әмма аның кырыслыгы гадел булды. Димәк, без тыңламаган. Әтиләр 12 бала булган, без белгәндә 9 иде алар. Быел әтинең киткәненә ике ел булачак. 70 яшь тулганнан соң, икенче көнне иртүк сәгать 7дә үз кулларымда вафат булды. Юбилеен гына көтеп торган дип уйладык. Әти бик җитми. Аны бөтен авыл хөрмәт итә иде. Ул безнең күңелләрдә тере легенда булып калачак. Тормышның ачысын да, төчесен дә күрдем дияргә оялмыйм. Ләкин безгә караганда да авыррак тормышта үскән кешеләр бар. Мәсәлән, ачлык һәм сугыш елларында яшәгән әби-бабайларның тормышы белән чагыштырсак, бүгенгебез әкият кебек. Кайбер кешеләр: “Әти усал булды, безне почмакка бастыра иде”, – дип сөйли. Безне әти почмакка бастырса, ул ләззәт иде, без анда ял итә идек.
 
– Әниеңнең сәламәтлеге ничек?
 
– Салкында фермада эшләп бик каты чирләде ул. Ике тапкыр операция кичерде. Вакытында табибларга алып килү сәбәпле, ике тапкыр үлемнән калды. Ул заманда танышлар да юк иде әле, әрсезлегем нәтиҗәсендә генә әнине хастаханәгә урнаштыра алдым. Беренчесендә әнине операциядән коридорга чыгардылар. Янәсе, палатада урын юк. Урамга чыктым да, тавышымны үзгәртеп телефон-автоматтан хастаханәнең баш табибына министр булып шалтыраттым. “Ни өчен коридорда операциядән чыккан ханым ята? Хәзер үк палатага урнаштырыгыз!” – дидем. Ярты сәгатьтә әнине аерым палатага урнаштырып, янына шәфкать туташларын кертеп бастырганнар иде. Гаҗәп булды инде ул.
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 06.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»