|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2023 Җәмгыять
Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтеләБүген, 4 майда, Татарстан территориясендә тотрыксыз һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта Казанда температура фонының бераз күтәрелүе көтелә. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге фаразында шул турыда әйтелә. Көн аязучан болытлы булачак. Кайбер урыннарда бераз яңгыр явачак, урыны белән яшен көтелә, дип яза Татар-информ.
Шулай ук көчле җил фаразлана, ул юнәлешен көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Кайбер урыннарда аның тизлеге 15-17 м/с кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Татарстан буенча һава температурасы +6..+11 градус булачак (Казанда +6..+8 градус). Көндез +20..+25 градуска кадәр җылыта (республика башкаласында +20..+22 градуска кадәр).
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|