|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2023 Мәдәният
Ренат Әюпов «Ал җилкәннәр» спектаклендә киләчәк капитаны ролендә сәхнәгә чыгачак
Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов Александр Гринның «Ал җилкәннәр» повесте буенча куелачак спектакльдә үзе дә катнашачак – ул киләчәк капитаны булып сәхнәгә чыгачак. «Мин рольләр бүленешен күргән идем, анда бер кызыклы актер да бар. Әйтмәсәгез, сер булып калыр», – диде Кариев театрының планнарына багышланган матбугат конференциясендә спикерларның берсе, театр артисты һәм режиссеры Эльдар Гатауллин театрның баш режиссеры Ренат Әюповка мөрәҗәгать итеп. «Мин бу спектакльдә үзем дә уйныйм. Марсель Сәлимҗановның мин режиссерлыкка Мәскәүгә укырга кергәндә «Син капитан булырга тиеш», дигән сүзләре искә төште. Шул искә төшкәч: «Ә нигә уйнамаска?!» дидем. Мин анда бер сүз дә әйтмим, бөтенесен минем актерларым башкара», – дип кайбер серләрне ачты Ренат Әюпов. Режиссер әйтүенчә, спектакльдә ике яссылык очраша һәм Ренат Әюпов киләчәк капитанын уйнаячак, дип яза "Татар-Информ" МА. «Ал җилкәннәр»не яшь тамашачы өчен эшли торган барлык театрлар куеп бетерде. Фильмы да бар. Бу бик шәп әсәрне икенчерәк форматта тәкъдим итү кирәк иде. Яшь сценограф Анна Новикова бик кызыклы чишелеш уйлап тапты. Шушы пространство булачак спектакльнең тарихын үзгәртте», – дип сөйләде Ренат Әюпов. Рәссам зур залны диңгезгә әверелдереп спектакльне камерный форматта ясарга тәкъдим иткән. Спектакльне сәхнәдә утырып 70 тамашачы карый алачак. «Әлеге чишелеш белән театр зураеп китте. Сценограф үзе Ассольгә охшап калды», – ди режиссер.
--- |
Иң күп укылган
|