поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
30.04.2023 Спорт

«Ак Барс» җиңелде, Гагарин кубогын ЦСКА отты

Казанның «Ак Барс» хоккейчылары финалда Мәскәүнең ЦСКА командасына җиңелде. Гагарин кубогын ЦСКА отты. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Әлеге Гагарин кубогы «Ак Барс» өчен дүртенчесе була алыр иде. «Ак Барс» 2009, 2010 һәм 2018 елларда КХЛ чемпионы иде. 2018 елда да Казан командасы финалда шулай ук ЦСКАга каршы уйнаган иде. Мәскәү командасы реванш ала алды. Хәзер «Ак Барс» та, ЦСКА да – өчәр тапкыр Гагарин кубогын откан командалар, дип яза Татар-информ.
 
Плей-офф финалына үтәр алдыннан «Ак Барс», даими чемпионатның 68 уенының 41ендә җиңеп, көнчыгыш конференциясендә беренчелекне алды. Аннан соң Казан командасы плей-оффта «Нефтехимик», «Адмирал» һәм «Авангард» командаларын дүртәр уенда җиңде.
 
Сезон башында «Ак Барс»ның җиңүләре дә, җиңелүләре дә булды, соңыннан команда җиңелә башлады, октябрьдә унике уенның унысында оттырды. Әкренләп «Ак Барс» җиңүләрен арттырды һәм финал уеннарына да барып җитте.
 
Сезон барышында «Ак Барс»ның баш тренеры да алмашынды. Декабрь башында Олег Знарок китте һәм айның ахырында баш тренер итеп Зиннәтулла Билалетдинов билгеләнде. «Ак Барс» бөтен Гагарин кубокларын да аның белән откан иде, бүген кубокны алып булмады.
 
Уен барышы:
 
Беренче период »Ак Барс» һөҗүменнән башланды, тик соңыннан периодның күп өлешендә ЦСКА кискен һөҗүм итте, капкачы Тимур Билалов ышанычлы торды, алканы керттермәде.
 
Периодның соңгы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров исәпне ачты. Ул бүген Континенталь хоккей лигасында 800нче уенын үткәрде. Җанатарлар Кирилл Петровтан алканы көтә иделәр, чөнки ул март башыннан бирле гол кертмәгән иде. ТНВ телеканалында матчларны шәрехләүче Александр Пшеничный әйткәнчә, Голливуд фильмы сценарие булды бу.
 
Икенче период ЦСКА һөҗүмчесе Антон Слепышевның голыннан башланды, алка периодның унбишенче секундында ук керде (1:1). Сигезенче минутта Дмитрий Воронков «Ак Барс»ны яңадан алга чыгарды (2:1). Унберенче минутта алка «Ак Барс» капкасына керде, гол авторы – Владислав Каменев (2:2). Уникенче минутта ЦСКА алга чыкты, алканы Даррен Диц кертте (2:3).
 
Өченче периодта голлар булмады.
 
Командалар составы:
 
«Ак Барс»
 
Билалов (Мифтахов);
Воронков – Сафонов – Радулов, Адамчук – Лямкин;
Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Юдин – Журавлёв;
Галиев – Семёнов – Панюков, Лучевников – Евсеев;
Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Хенкель.
 
ЦСКА
 
Рейдеборн (Шарыченков);
Слепышев – Светлаков – Карнаухов, Классон – Нестеров;
Окулов – Каменев – Мамин, Дыбленко – Диц;
Полтапов – Соркин – Григоренко, Провольнев – Сергеев;
Плотников – Панкратов – Абрамов (Мингачёв), Макаров.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.04.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»