|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Өч яшьлек малай үзенең башына пистолеттан атканПодмосковьеның Пушкин шәһәрендә өч яшьлек бала травматик пистолеттан үзенең башына аткан. Мәскәү өлкәсе прокуратурасы хәбәре буенча, малай исән калган. Аны дәваханәгә алып киткәннәр. Нәни малай өйдә әти-әнисез калган һәм пистолетны табып алып, үзенә аткан. Әле ведомство вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый.
“112” Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, малайның баш сөяге сынган. Хәле бик авыр...
Эх, шундый-мондый корал балалар кулы җитмәстәй урында сакланырга тиеш тә бит. Ата-ана кая карады икән?
Фото: Фрипик.ком
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|