|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2023 Әдәбият
Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясенең быелгы лауреатларын тәбрикләдеГ.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә рәссам Наилә Кумысникова, архитектор Фирдәвис Ханов, шагыйрь Шәүкәт Гаделша ия булды. Лауреатларны Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде, дип яза Татар-информ.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана узды.
Түбән Кама шәһәреннән Фирдәвис Ханов Шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен; Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) «Аучы җыры»; «Чоңгыл»; «Иман капка ачканда»; «Себерем-үз җирем» шигырь җыентыклары өчен, Наилә Кумысникова рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен тәкъдим ителгән иде.
--- |
Иң күп укылган
|