|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Питрәч районында янгын булган
Бүген Питрәч районында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза Татар-информ. Урынга килгәч, янгын сүндерүчеләр Көек авылының Тукай урамында ике катлы шәхси йорт януын ачыклаган. Утның күршедәге йортларга күчү куркынычы булган. Бу вакытта өйдә кеше булмаган.
Бирегә янгын сүндерүчеләрнең дүрт отряды килгән. Алар утның күршедәге йортларга күчүенә юл куймаган. Янгынны бер сәгать эчендә сүндергәннәр. Әлеге йорттагы мунча янып беткән. Хәзер фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|