|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2023 Мәдәният
"Шәрык клубы"нда "Артист" спектакленең премьерасы көтелә5 майда "Шәрык клубы" татар театры тарихының интерактив мультимедия комплексында Габдулла Кариев пьесасы буенча "Артист" спектакленең премьерасы була. Режиссеры - Рамил Гәрәев. Спектакль 30 минут дәвам итә һәм экскурсия кысаларында уза. Рольләрдә -Татарстан Республикасының атказанган артисты Ирек Кашапов, Артур Шәйдуллин, Эльвир Сәлимов, Зөфәр Нуртдинов. «Шәрык клубы» сәхнәсе комплекска килүчеләрне милли театр тарихына бәйле әсәрләр белән таныштыруны дәвам итә. «Шәрык клубы»нда премьера: татар театрының "атасы" Габдулла Кариевның «Артист» пьесасы нигезендә ХХ гасыр башы артистлар тормышы гәүдәләнеше. Г.Кариев бер актлы иронияле комедиясен 1914 елда яза. Төп герой - "артист галиҗәнапләре". Бу тарихи чынбарлыктагы автопортрет түгел, ә «артист тормышыннан бер көн» темасына юмористик драматик этюд. Комедия беренче татар труппасы «Сайяр» репертуарына кертелә. Кем белә, бәлки спектакльнең премьерасы 100 ел элек нәкъ менә "Шәрык клубында" узгандыр да. Казанның бер ярлы кунакханәсендә артист Сакмарский кичке спектакльгә әзерләнә. Ул ач, өстәвенә, кунакханә хуҗасы аны бурычлары өчен куып чыгарырга тели. Артистны бу афәтләрдән саклап кала алырлык бер генә чара бар. Ул да булса, театр, фантазия дөньясы, анда ул бәхетле дә, бай да, шат та…
--- |
Иң күп укылган
|