|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2023 Мәдәният
«ШАЯН ТВ» беренче балалар каналы - Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты
Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналы иң дәрәҗәле премияләрнең берсе - Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты исеменә лаек булды. Әлеге премия 2 елга бер тапкыр Татарстанның интеллектуаль һәм рухи мирасын үстерү максатында, сәләтле яшьләрнең әдәбият, сәнгать, фән, мәгариф, эшмәкәрлек өлкәсендәге уңышларын бәяләү өчен бирелә. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе»нең бер өлеше булган «ШАЯН ТВ» каналы үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, аңа милли рухта тәрбия бирүдә, татар теленә карата ихтирам һәм хөрмәт уятуда хезмәт итә. Журналистика һәм телевидение сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, татар телен, халкыбызның әдәби мирасын популярлаштыруга зур өлеш кертеп, яшь буынны рухи һәм әхлакый яктан үстергәне өчен «ШАЯН ТВ» балалар каналы әлеге премиягә, һичшиксез, лаеклы! Бу - телеканал өчен зур нәтиҗә!
--- |
Иң күп укылган
|