поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.04.2023 Җәмгыять

Марсель Әхмәдуллинның әтисе вафат

"Болгар радиосы"ның элеккеге дикторы, бүген хәләл мәҗлесләр алып баручы, журналист Марсель Әхмәдуллинның әтисе вафат булган. Кайгылы хәбәр белән ул үзе уртаклаша.

«Авыр хәбәр алдым. Әтием вафат. Равил Шәйдулла улы өчен дога кылуыгызны сорыйм. Аллаһы Тәгалә аның гөнаһ-хаталарын ярлыкасын. Әмин. Иннә лилЛәәһһһи вә иннә иләйһи рааҗигуун», - дип яза ул социаль челтәрләрдә.
 
Әле февраль аенда гына Әхмәдуллиннар гаиләсендә күңелсез хәл булган. Уйламаган җирдән уллары Мансур авырып киткән. Марсель бу хакта болай дип язган иде:
 
– Булган бәхетнең кадерен белмибез дә инде. Ул баш әйләндергеч уңыш, зур байлык булып түгел, ә тыйнак кына, мыштым гына бер «ярыйсы», «бер көе» булып яныбызда булган. Хәтта бер «эчпошыргыч» «ярыйсы» булып: әле тегесе «нитак», әле монысы «нито». Бәхеткә бик тиз ияләшә кеше.   Әле кичә шундый бәхетле булганбыз икән бит! Ә шөкер итүче булдымы? Шушы бөтенлек һәм иминлек өчен рәхмәт әйтүче бар идеме? Шуңа бер теләгем бар: «Әлхәмдулилләх!» – дип әйт әле бер. Тормыш бик тотрыксыз. Уалырга гына тора, – ди ул. – Мансур эче авыртуга зарлана башлады. Артык игътибар бирмәдек башта, тышка чыга алмау сәбәпледер, дидек. Кичен ДРКБга барырга кирәк дигән карарга килдек. Анализ алдылар, рентген ясадылар. Түбән гемоглобиннан һәм эче катудан башка берни юк. Клизма ясаттык та кайтып киттек.   Икенче көнне дә балага хәл кермәде. Кабаттан ДРКБга киттек. УЗИ ясадылар…   Аяз көнне яшен сукты. Эчәклек белән тире арасына кан җыелган. Шул турыда бер шеше дә бар… Соңгы сүзе әнисен аяктан егарлык булды. Бу сүзне ул тормышында икенче тапкыр ишетә инде…   Ашыгыч рәвештә реанимациягә салдылар. Гемоглобин – 56. Тикшеренүләр ясап та теге шешнең нәрсә икәнен аңлый алмыйлар. Аяк астында җир югала.   Тәһәҗҗүдтә бик күптән елаган булмаган.   Корырак язарга тырышам. Юеш күп булды.   Операция нәтиҗәсендә 600 граммга якын кан җыеп алдылар. Ә теге шеш … гематома булып чыкты. Әлхәмдүлилләһ!   Баксаң, моннан 4–5 көн элек уллары тумбочкага менеп, егылып төшкән булган икән.   Эче белән тумбочка кырыена бәрелгән. Баланы юатканнар да, бар да онытылган. Кан савып, гематома барлыкка килгән икән.   Шөкер, сабыйның хәле әкренләп уңайланып килә.   – Балаларыгызны йокларга яткырганда, баш очыннан үбеп алганнан соң, «әлхәмдулилләһ» дип әйтегез әле. Аллаһы Тәгалә сезгә биргән нигъмәтләрне санап чыгыгыз да, санына барыбер чыга алмасагыз да, шөкер намазы укып алсагыз да ярый. Ул нигъмәтләрнең сездә тагын күпме вакыт буласын беркем белми бит, – дип уртаклашты ул чакта Марсель.
Фото: Татар-информ
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 24.04.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»