|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Ямаш авылындагы мәчеттә янгын ни сәбәпле чыгуы билгелеКичә көндез Мамадыш районының Ямаш авылында мәчеттә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ «га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүрәндән салынган мәчет бинасында янгынның мәйданы 70 квадрат метр тәшкил итә. Бер сәгать эчендә утны сүндерәләр. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.
Мәчет имамы Газинур Хаҗиев сүзләренчә, янгын электр җылыткычы аркасында килеп чыккан, ул аны иртәгә буласы гает бәйрәменә мәчеттә җылы булсын дип, кабызган булган. Бу хакта ул журналистларга сөйләгән.
--- |
Иң күп укылган
|