|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2023 Криминал
Татарстанда балага суккан тәрбиячене хөкем итәчәкләр
Тикшерүчеләр Түбән Кама районындагы бер балалар бакчасында сабыйга суккан тәрбиячегә карата кузгатылган җинаять эшен судка тапшырды. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Сентябрь аенда Кама Аланы бистәсендәге «Золотая рыбка» балалар бакчасының 69 яшьлек хезмәткәре бер сабыйга кул күтәргән. Бу хәл уен зонасында булган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, хатын кызның аркасына һәм битенә ким дигәндә 8 тапкыр суккан, дип яза Татар-информ. Тәрбияче үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше судка тапшырылган.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|