поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
16.04.2023 Җәмгыять

Илнур Фәйзрахманов Сабан туен уздырмаска өнди

Журналист Илнур Фәйзрахманов махсус хәрби операция вакытында Сабантуйларны үткәрмәскә тәкъдим итә. Бу хакта ул социаль челтәрендә язып чыгып, район башлыкларына, Татарстан Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать итә. Үзгәртмичә бирәбез:

«Бүген, соңгы яртыеллыктагы вакыйгалар борылышын исәпкә алып, четерекле, әмма урынлы мәсьәләне күтәрәсем килә. Акыл сатмыйм. Үзем генә җавап табалмаган сораулар белән бүлешәм. 2003 елдан бирле Сабан туйлары, авыл җыеннарында эшләп киләбез. Команда белән дә, үзем генә алып баручы буларак та… Елның-елында, Олимпия уеннарына әзерләнгән спортчылардай, язга чыгуга яңа шигырьләр, яңа шоу номерлары, яңа команда туплый башлый идек. Ә иң көтеп алганы беләсезме нәрсә?! Татарстан башлыгының Сабантуйларны уздыру көннәрен билгеләгән карарын көтү иде.

Ә быел?!

Ә быел, Татарстан Рәисе Сабан туе һәм башка милли бәйрәмнәрне карар нигезендә уздыртмас, дигән зур өметтә калам. Район, шәһәр башлыклары да, этика һәм мораль ягын уйлап, үз халкына аңлатыр, дип ышанам.

Егет-кызларыбыз ут астында булганда, Сабантуйда күңел ачуны күз алдына китерә алмыйм мин.

2013 елда Казанда, «Боинг» очкычы фаҗигасендә үлүчеләрнең кырыгына туры килә, дип, Яңа ел корпоративларын уздырмауны бердәм генә хәл иттеләр бит.

...Күршеңнең, туганыңның иң заманча кораллар кулланып алып барылучы бәрелештә икәнен белә торып, көтү шикелле мәйданда «күшәп» йөрүне, гафу итегез, кабул итә алмыйм.

Әйе. Сабан туйлары – безнең өчен хезмәт урыны. Акча эшләү мөмкинлеге. Әмма быел түгел!!!

2020 елда да уздырмадык бит. Беребез дә үлмәде. Быел да җитәкчеләребезнең акылы өстен чыгар, һәм Татарстан, илдәге вазгыятьне исәпкә алып, милли бәйрәмнәрне уздырудан тыелыр, дип көтәм», – ди Илнур Фәйзрахманов.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.04.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»