поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
16.04.2023 Фаҗига

«Җиле бик каты, авыл янып бетә дип курыктык...»

Актаныш районына кабаттан ялкын телләре каныкты. 14 апрель көнне көндезге сәгать уникеләрдә Пучы авылында янгын чыгып, ике йорт нигезе кара көлгә әйләнде. Авыл башлыгы Нияз Нуретдинов әйтүенчә, йортларның берсе урыны буш булган, тузып, ишелү сәбәпле сүтелгән. Анысының сарайлары янган.

— Икенче йортны риелторлар шәһәрдлә яшәүче яшь гаиләгә ана капиталына сатканнар иде. Хуҗаларының бүгенгәчә кайтып күренгәне дә булмады, инде ничек эзләп табасы? Урынын чистарттырырга кирәк бит. Төне буе техникалар сакта чыгачак. Янгын ни сәбәпле килеп чыккандыр, сәбәпләре билгеле түгел. Авылдашлар, кемдер чүп яккан дип сөйләшәләр... Җилле көннәрдә сак булсак иде, бер шырпы сызу җитә. Хәтта ике өйнең ялкыны зират ягына ук үрли башлаган иде, туктаттык, — ди Нияз Нуретдинов.  
 
Бер сәгать эчендә ике йорт дөрләп янып та беткән. Бәхетләренә авылда ике янгын сүндерү машинасы булып, тиз килеп җиткәннәр.   
Арча районының Ашытбаш авылында да янгын дигән хәбәрдән соң шул авылда яшәүче Рәис абый Шәкүровка шалтыраттык. Янгын кичә кичке сәгать тугызларда булган. 
 
– Ферма территориясендәге агач яру цехы янды. Ул эшләми иде, утын өзгән дә булганнар. Асылынып торган электр чыбыклары бер-берсенә тиеп, ут шуннан чыккан дип уйлыйбыз. Үләне дә коры, ут бик тиз тарала. Күршесендә генә ферма тора, анда йөз баш бозау бар диделәр. Аллаһның кодрәте белән ялкыны фермага күчмәде. Ул цех элеккеге яхшы материаллардан төзелгән булгангадыр инде, очкыны очмады. Ак чыршыдан булса, очкынланып, шартлап яна ул, белүемчә, ул юкә такталарыннан эшләнгән, шуның белән очкыны очмады дип уйлыйм. Очса, авылыбыз янып бетә иде, җиле бик каты иде бит. Бакчаларда тирес, салам бар, үлән коры. Тәмам котыбызны алды. Бүген дә җиле бик яман, ут-күздән Аллаһ сакласын, – дип сөйләде ул. 
 
Кичә Чистай районының Татар Янталы авылы зиратында да өмәдән соң янгын чыккан. Шөкер, тиз арада сүндерә алганнар. 
 
Дилбәр Гарифуллина
Гөлнур Шәрәфиева
Фото: видеодан скриншот
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 16.04.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»